news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җимешле кабак бөккәне рецепты

Кабак бөккәне кетердәп торган камыр белән бик тәмле булачак. Шушы ук камырдан ит пәрәмәче дә пешерергә мөмкин.

news_top
Җимешле кабак бөккәне рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 3 стакан он, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 0,5 бал кашыгы тоз, 100 мл су, 100 грамм атланмай.

Камырны савытка салып, өстен ризык пленкасы белән каплыйбыз. Бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Эчлек өчен: кабак, дөге, йөзем, тоз, шикәр комы, атланмай.

Кабакны шакмаклап турарга, дөгене бүрттерергә, йөземне җылымса суга салып торырга. Барлык ингредиентларны кушып болгатырга.

Әзер камырдан бөккәннәр ясарга. Майланган табага тезәргә, бөккәннәрне дә үсемлек мае белән майларга. 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар