Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җимеш агачларыннан мул уңыш алу серләре: нинди химик препаратлар кулланырга һәм известь белән кайчан эшкәртергә?

Көннәр җылыну белән табигатьтә төрле бөҗәкләр, зарарлы корткычларның активлашу чоры башлана. Май аенда җиләк-җимеш агачлары һәм куакларда талпан, гөблә кебек төрле корткыч күбәләкләр, гөмбәчек чирләре баш калкыта башлый. Шулай ук парша, бакча җиләгендә - соры черек авыруы, карлыган белән крыжовникта - антракноз, виноградта - хлороз, ә бәрәңге белән помидор үсентеләрендә фитофтороз авыруы килеп чыгарга мөмкин.

news_top_970_100
Җимеш агачларыннан мул уңыш алу серләре: нинди химик препаратлар кулланырга һәм известь белән кайчан эшкәртергә?

Уңышны саклап калу өчен бакчачылар бүгеннән үк хәстәрен күрергә мәҗбүр. Тик химик препаратларны кирәгеннән артык кулланып, күпләр зур хата ясый. 

Химикатларны куллануның йогынтысы төрле булырга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: химикатларның туфракта күпме сакланулары аларның составына бәйле. Күпләре 15-20 елдан да күбрәк саклана ала. Агулы матдәләр туфракта тупланып яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән кеше организымына кереп куркыныч авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Кайберәүләр сәламәтлек һәм куркынычсызлык мәсьәләсе хакында уйланмый. Шуның өчен белгечләр табигый, биологик алымнар кулланырга киңәш итә. 

Корткычлар белән ничек көрәшергә, көнкүрештә агулы матдәләрдән ничек читләшергә? Әлеге сорауларга “Татар төбәкара ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Айтуган Мөбәрәков җавап бирде. 




Белгеч сәүдә үзәкләрендә химикатлар сатып алганда яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк булуын әйтте.

- Нәтиҗәле эшләргә, мул уңыш алырга уйлыйбыз икән, иң элек орлыкларны эшкәртү, тишелеп чыккан үсемлекләрне тәрбияләүдә сыйфатлы препаратлар куллану кирәк. Шәхси хуҗалыклардан, шикле урыннардан агулы химикатлар сатып алу катгый рәвештә тыела. Сәүдә нокталарында химикатлар сатып алганда сатучылардан препаратны куллану шартын (инструкциясен) сорау зарур. Агулы матдәләр кушылган химикатлар, минераль ашламаларны кулланганда саклык белән эш итү зарур. Химикатларны су белән кушканда куллану инструкциясендә әйтелгәнчә болгатырга кирәк, - дип белдерде Айтуган Мөбәрәков.



- Соңгы елларда бакчачылар агулы химикатлар белән еш эшли. Ләкин барысы да эшкәртү һәм куллану тәртибен белеп бетерми. Беренче чиратта аларны аның нәтиҗәлелеге һәм уңайлыгы кызыксындыра. Күпләр заралы корткыч һәм бөҗәкләргә каршы агу сиптергәч, алардан шул ук көнне арына алмаса: “Бу начар препарат икән”, - дияргә ашыга һәм туфракны кабаттан 2-3 тапкыр агулы препарат белән эшкәртә. Әмма болай эшләргә һич тә ярамый. Бүгенге көндә куркынычсыз, экологик яктан файдалы булган препаратлар да аз түгел. Химикатлар урынына табигый чаралардан файдаланырга була, - ди ул.

Белгеч фикеренчә, бакчадагы агач һәм куакларны аш содасы, нашатырь спирты, бәрхет гөл, тоз эремәсе, сарымсак уклары яки башлары, суган кабыгы, көл, әрем, ылыс төнәтмәләре белән беренчел эшкәртү зарур. Әлеге чаралар гөмбәчекләрне һәм корткыч бөҗәкләрне юк итәргә мөмкин. Яшелчәләр арасына шпинат утырту да бик отышлы булачак.


- Химикатлар белән эшләгәндә махсус киемнәр һәм саклык чаралары хакында да онытмаска кирәк. Бакчаны корткычларга каршы агулы химикатлар белән эшкәрткәндә резин итек, перчатка, күзлек кию мөһим шарт булып тора. Агулаганда тән ачык калырга тиеш түгел. Агач һәм куакларны агулаганда махсус савыт-сиптергечләр куллану урынлы булачак. Агуны сиптергән очракта үзегездән 1,5-2 метр ераклыкта тоту шарт. Химикатлар белән эшләгәннән соң су белән борын һәм авыз эчен чайкарга кирәк. Агачларны, туфракны җилсез вакытта кичке сәгатьләрдә эшкәртү уңай нәтиҗә бирәчәк, - диде ул.

Айтуган Мөбәрәков әйтүенчә, химик препаратларны тиешле дәрәҗәдә саклауны оештыру зарури.

- Беренче чиратта саклауны химик препаратның төренә карап билгеләргә кирәк. Мәсәлән, “Престиж”, “Каратэ” һәм “Актофит” химикатларны озак вакыт саклап булмый. Аларны шул ук көнне кулланырга кирәк, шул очракта гына файдалы үзлекләре югалмаячак. Химик препаратларга килгәндә, алар салкынча һәм коры бинада сакланырга тиеш. Бары тик санитария нормативларына һәм таләпләренә җавап бирерлек биналарда гына урнаштырырга мөмкин. Шуны онытмаска кирәк - һәр төр химикатның үзенең саклану температурасы бар. Әгәр артык салкында торса, аларның тәэсир итү нәтиҗәсе кими һәм аларны куллану рөхсәт ителми. Саклану вакыты чыккан препарат белән агачларны эшкәртергә ярамый, чөнки ул җәрәхәтләнүдән тыш, аларны серкәләндерүче бал кортлары, төрле файдалы бөҗәкләргә дә зыян салырга мөмкин.

Төше булган агачларны зарарлы бөҗәкләрдән эшкәртү өчен белгеч "Строби", "Дерозал", "Делан", "Хорус" кебек препаратлар кулланырга киңәш итә. Алмагач, груша, виноград, ирга, балан, карлыган, крыжовник өчен "Скор", "Бордос" препаратлары кулланырга була.

Агачларны һәм җиләк-җимеш куакларын кайчан агартырга??

Бакчачылар өчен язгы эшләрнең иң әһәмиятлесе - агачларны һәм җиләк-җимеш куакларын известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарырга тырышырга кирәк. Шул очракта гына агачларны кояш нурларыннан һәм зарарлы корткычлардан, төрле авырулардан саклап калырга була. 

 

-  Агачларны аклау өчен сүнгән известь кулланылу отышлы булачак. Хәзер сәүдә үзәкләрендә агачларны эшкәртү өчен акбур, ПВА җилеме, бакыр купоросыннан торган махсус катнашмалар да сатыла. Беренче чиратта аларның составын өйрәнергә киңәш итәм. Агарту өчен файдалы һәм сыйфатлы эремә сайлаган очракта гына мул уңышка ирешергә була. Кайбер бакчачылар агартканда акрил буяуга өстенлек бирә. Тик акрил буяуларның кайбер төрләре агачларга “суларга” ирек бирми. Шулай ук яшь үсентеләрне акрил буяулар белән эшкәртергә ярамый, чөнки аларның кәүсәләре нәзберек була һәм буяу аларга дөрес үсеш алырга комачаулый, - диде Айтуган Мөбәрәков. 

Белгеч әйтүенчә, известь эремәсе сыйфатлы булса, агачларны бер тапкыр агартып чыгу да җитә. Тик әлеге эшнең үз нечкәлекләре бар.

- Известь эремәсен тәүлек әйләнәсендә кулланырга кирәк, чөнки тора-бара ул үзенең файдалы сыйфатларын югалтачак. Кайбер бакчачылар агачларның кәүсә һәм аскы ботаклары урнашкан өлешен генә агарта, тик аның белән генә чикләнмәскә киңәш итәм. Агачларны мөмкин кадәр югарырак агартырга тырышыгыз. Агарту алдыннан агач һәм куакларның зарарланган кайрылары чистартылырга тиеш. Моның өчен тимер щетка кулланырга була. Ул мүк, гөмбә авырулары һәм лишайникларны да чистарта. Шуннан соң агачларның яралы өлешләрен тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга һәм бакча сумаласы сөртергә кирәк булачак. Тимер купоросы эремәсе өч процентлы булырга тиеш. Әлеге эремә агачларда зарарлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин булган парша, антракноз, кара яман шеш, корткыч бөҗәкләрнең личинкаларын юк итә, - диде ул.

Известь эремәсе яңгырлар нәтиҗәсендә юылып төшәргә мөмкин. Шуның өчен ул бакчачыларга агачларны эшкәртү өчен известьле төнәтмә составына балчык һәм тирес кушарга киңәш итә. Моның өчен өч кило сүнгән известькә ике көрәк балчык һәм көрәк тирес алына. 


Әлеге катнашма агачларны температура тибрәнешеннән саклый. Шулай ук агачларның кәүсәләрен йогышсызландыра ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100