news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Имеш, агу киемдә булган». Бер яшьлек игезәкләр агуланып үлгән

news_top
«Имеш, агу киемдә булган». Бер яшьлек игезәкләр агуланып үлгән
https://pixabay.com/

Хабаровск өлкәсенең Николаевск-на-Амуре шәһәрендә бер яшьлек игезәк малайлар агуланып үлгән. Якынча белешмә буенча, сабыйлар күсе агуыннан вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 26 майда кичке унберенче яртыларда була. Игезәк малайларны аңсыз килеш хастаханәгә китерәләр. Табиблар ун минут чамасы аларны реанимацияләп карый, ләкин сабыйлар аңына килмичә үлә.

Балаларның организмына агу эләгү сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Өйдән ризыкларны, чүп-чарны, әйберләрне алып тикшерәләр.

Тикшерелмәгән белешмә буенча, балаларның анасы киемнәрдән шикләнә. Имеш, агу киемдә булган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар