Кыштан соң җимеш агачы бөре чыгармаса, аны казып ташларгамы, әллә көтәргәме? Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Бакчачы Мария Гарәпшина агачны кисәргә ашыкмаска чакыра. Башта агачны уятырга тырышып карагыз, ди ул.
«Башта агачны тикшерегез – исәнме ул, юкмы? Агач кайрысын акрын гына тырнап җибәрегез. Тырналган урын коры булса, агачны казып ташларга кирәк. Әгәр бу урын яшел, дымлы булса, бераз көтегез. Авырса яки корткычлары булса, үсенте озак кына бөреләнми торырга мөмкин. Шуңа күрә авыруны, яки корткычны бетерергә кирәк. Авырулары булмаса, агачны стимуллаштырырга кирәк – моның өчен үсеш стимуляторы бирегез. Аны бакчачылар өчен кибетләрдә саталар», – ди белгеч.
Атна ярым узгач, агачка мочевина сибегез, аны савыттагы инструкция буенча кулланыгыз.
«Агачның тамыр янындагы муенына игътибар итегез. Ул туфрак өстеннән 4-5 см биеклектә булырга тиеш. Әгәр муентык туфрак астында калса, кәүсә янында туфракны йомшартып, муентыкны тиешлек биеклеккә чыгарыгыз.
Яшь үсентеләр язын кибә башларга да мөмкин. Бу очракта аларны туфрактан алып, тамырларын берничә тәүлеккә суга салып торыгыз. Күләгәдә калдырып тору хәерле. Агач ботаклары кабат яхшыргач, агачны җиргә утыртыгыз. Даими су сибеп тору аңа тизрәк үсәргә ярдәм итәчәк», – ди бакчачы.