Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җимерелгән бина хәрабәләре астында калган кеше күпме вакыт исән була?

news_top_970_100
Җимерелгән бина хәрабәләре астында калган кеше күпме вакыт исән була?
"Татар-информ" архивы

Хәрабәләр астында калган кешенең җитди җәрәхәтләре һәм имгәнүләре булмаса, аны 2 атна эчендә коткарырга мөмкин. Бу турыда «Вечерняя Москва» газетасына исән калу буенча инструктор Михаил Макеев сөйләгән. Аның сүзләренчә, бу теоретик белемнәр генә түгел – дөньяда шундый очраклар булган, һәм алар шактый.

Кеше ашамыйча 2-3 атна яши ала, ә су эчмичә 6 көн генә тора. Шуңа күрә җир тетрәү вакытында яки бина ишелгәндә исән калган кешенең су эчәргә һәм һава суларга бераз гына мөмкинлеге булса, аны коткарып калып була, өметне өзмәскә генә кирәк.

«Әгәр хәрабәләр астында калган кешегә кислород керә торган урын булса, тәнен берни дә кысып тормаса, гәүдәсе имгәнмәсә, ул шул халәттә шактый озак яшәргә мөмкин», – ди Макеев.

Хәрабәләрне аралаган чакта, коткаручылар һәр тавышка игътибар итә, исән кешеләрне табуга өметләнә. Кешене тапкач, коткаручылар, хәрабәләр арасыннан тар гына тоннель ясап, кешегә су һәм дарулар бирергә тырыша, мәсәлән, глюкоза, ди белгеч.

Аннары хәрабәләрне ипләп кенә аралыйлар, кешене коткарып, хастаханәгә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100