Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җимерелеп беткән машина эченнән үлгән кешене чыгарганнарын күргәч, сүзсез калдым»

Коточкыч авариядә гаепле дип табылган 36 яшьлек Ренат Мөхетдиновны 18 декабрьдә Казанда ике айга кулга алдылар. Ул идарә иткән бензовоз чит ил машинасын изеп китә һәм 61 яшьлек йөртүчене үтерә. Ренатның туганнары моны фаҗигале очраклылык дип саный. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Җимерелеп беткән машина эченнән үлгән кешене чыгарганнарын күргәч, сүзсез калдым»
Автор

«Мине сак астына алмавыгызны сорыйм. Шулай ук фаҗига урынын ташлап китмәвемне һәм полициягә килеп аңлатма бирүемне исәпкә алуыгызны үтенәм. Гаебемне өлешчә таныйм, мин авария урыныннан качмадым, бу дөрес түгел», — диде гаепләнүче Ренат Мөхетдинов суд залында.

Әмма аның тәүбәсе дә, гаепсез булуы турында адвокатының һәм якыннарының дәлилләре дә судны ышандырмады. Казанның Идел буе район суды Мөхетдиновны ике айга — 2020 елның 18 февраленә кадәр сак астына алды.

Искәртеп үтик, «МАЗ» бензовозы һәм «Фольксваген» җиңел машинасы катнашындагы авария Нагорный бистәсендә булды. Бензовоз йөртүчесе идарәне югалта, каршы якка чыгып җиңел машинаны эләктерә һәм бу машина «ГАЗ»ельгә бәрелә. Нәтиҗәдә, «Фольксваген»дагы 61 яшьлек шофер һәлак була.

Бензовоз йөртүчесе авария урынын ташлап китә. Аны тоту өчен шәһәрдә «Перехват» планы игълан ителә.

Мөхетдинов судта фаҗига урынын ташлап китәргә җыенмаганлыгын әйтте. Янәсе ул авария булганын бөтенләй белмәгән.

«Бозлавык иде, машинаны „уйнатты“. Ниндидер тавыш кына ишеттем. Бернинди дә бәрелү сизмәдем, шуңа күрә бәрелгәнемне аңламадым һәм хәрәкәтне дәвам иттем», — диде Ренат Мөхетдинов.

Абыйсы Ришат сөйләгәнчә, Ренат 250 метр чамасы юл узгач, светофорда аны автобус куып тоткан. Шуның йөртүчесе бензовозның прицебына иномарка бәрелүе турында әйткән.

Ренат әйтүенчә, шуннан соң ул йөк машинасын туктата, җиңел машинага күчеп утыра һәм авария урынына китә. Һәм андагы күренештән ул шок хәлендә кала.

«Җимерелеп беткән машина эченнән үлгән кешене чыгарганнарын күргәч, сүзсез калдым. Бу мине тетрәндерде. Шундук полиция хезмәткәрләре янына бардым һәм бензовоз рулендә булганымны әйттем», — дип сөйләде Ренат.

Юлда бозлавык булуга да карамастан, Мөхетдинов тизлекне арттырган дип саный тикшерүчеләр. Аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Гаепләнүченең туганнары әйтүенчә, бозлавык аркасында «Фольксваген» йөртүчесе бензовозга үзе дә бәрелгән булырга мөмкин. Бәрелү прицепка туры килү сәбәпле моны бензовоз йөртүчесе сизмәгән.

«Хәтта автоцистерна ычкынган дип тә яздылар, әмма бу алай түгел. Бәлки бозлавык аркасында җиңел машинаны да эләктереп сөйрәгәндер. Әгәр прицеп кырыйга чыккан булса, аны тигезләп кую шактый катлаулы булыр иде. Прицепны урынына кую өчен газга катырак басарга кирәк, ә алай эшләсә, ул бит алдагы машинага бәрелер иде. Әгәр прицепны чынлап та „уйнаткан“ булса, нәтиҗә күпкә куркынычрак булыр иде. Хәзер инде моның очына чыга торган түгел», — дип сөйләде Ришат.

Ләкин бу бары тик туганнарының фаразлары гына. Тикшерү версиясе буенча, авария нәкъ менә бензовоз йөртүчесе аркасында килеп чыккан.

Ул иртәдә рейска башка йөртүче чыгарга тиеш булган. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, ул кеше чыга алмаган һәм рульгә Ренат Мөхетдинов утырган. Сүз уңаеннан, исерек килеш машина йөрткән өчен тугыз ай элек аның правасын алган булганнар. Әмма бу аңа юлга чыгарга комачауламаган.

«Минем абый исерек түгел иде, авария урыннан качмады. Ул шундук миңа шалтыратып авария булганын, кеше үлгәнен әйтте. Мин аңа тизрәк Сеченов урамындагы наркодиспансерга барып анализлар бирергә куштым. Ул шулай эшләде дә. Анализлар чиста иде. Ул полицейскийларның үзен шуннан ук алып китүләрен сорады», — дип сөйләде Ришат Мөхетдинов.

Шулай ук ул йөк машинасының абыйсыныкы булмаганын, аны арендага гына алып торганын да әйтте. Чөнки аңа зур гаиләсен ашатырга кирәк. Ренат хатыны белән өч бала тәрбияли, тиздән дүртенче сабыйлары туачак.

Ришат сүзләренчә, алар һәлак булган ирнең туганнары белән берничә мәртәбә элемтәгә чыккан. Кызы һәм улы белән сөйләшкәннәр, гафу үтенгәннәр һәм ярдәм тәкъдим иткәннәр. Әмма уңай җавап ишетмәгәннәр. Һәлак булган йөртүченең туганнары үзләрен шактый кырыс тота һәм алар гаепләнүчене иң кырыс җәзага тартуны таләп итәчәк.

«Әни алар белән сөйләште, ул бик кайгыра. Кызганыч, хәзер бу хәлне үзгәртеп булмый. Миңа бик кызганыч. Моның нәрсә булып бетәчәген белмим. Әгәр абый туктап, ул тавышның чыннан да нәрсә булуын караган булса, бу хәлләр башка борылыш алган булыр иде. Ул шундук туктамыйча бик зур хата ясаган», — диде Ришат.

«Татар-информ» хәбәрчесе һәлак булган ирнең кызы белән элемтәгә чыкты. Әмма кыз сөйләшүдән баш тартты.

Судта алар гаиләсеннән беркем дә юк иде. Бары тик Ренат Мөхетдиновның әти-әнисе, авырлы хатыны һәм абыйсы гына килгән иде. Ренатның кулына богаулар кидергәч, әти-әнисе елаудан чак кына тыелып калды. Ришат кына абыйсы артыннан «Ярар, абый, хуш» дип калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100