news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Имбирле печенье рецепты

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан имбирле печенье рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Имбирле печенье рецепты
Бер савытка 1 стакан бал, 1 бал кашыгы төелгән имбир, 2 бал кашыгы төелгэн корица, 2 бал кашыгы төелгэн гвоздика салырга һәм сүрән утта бераз эретеп алырга кирәк.

Икенче савытта 3 йомырка, 250 грамм атланмай, бераз шикәр комы (салмасагыз да була), 1,5 бал кашыгы сода салып болгатырга.

Ике массаны бергә кушып, кирәгенчә он салып, йомшак камыр басарга һәэм  30 минут суыткычта тотарга. 

Камырны бик юка итмичә җәяргә, төрле формаларда кисәргә һәм духовкада пешерергә. 

"Тәмле булсын! Пешереп карагыз", - ди Исмегөл апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар