Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имбирле баллы прәннек рецепты

news_top_970_100
Имбирле баллы прәннек рецепты
Фото: Freepik.com

Бик җиңел әзерләнә торган кышкы прәннек рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы уртаклаша.

Камыр өчен кирәк: 160 грамм бал, 110 грамм шикәр комы, 15 грамм камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 100 грамм ак май, 1 чәй кашыгы дарчин (корица), 1 чәй кашыгы төелгән имбир, 2 чеметем тоз, 1 йомырка, якынча 400 грамм он.

Бал белән шикәр комын плитәгә куеп эретергә. Камыр көпшәкләндергеч өстәргә һәм, бутый-бутый, 2 минут утта тотарга. Ак май өстәргә һәм массаны суытырга. Аннары тоз, дарчин, имбир, йомырка салырга. Он кушып, камыр басарга.

Камыр йомшак булырга тиеш, аны 0,5 миллиметр калынлыкта җәяргә һәм төрле фигураларга кисәргә. Газ мичендә 180 градуста 7-10 минут пешерергә.

Пешкән прәннекләрнең өстен шикәрле ширбәт белән бизәргә кирәк. Моның өчен 1 йомырка агына 170 грамм шикәр оны һәм 1 чәй кашыгы лимон согы салып, крем хәленә китергәнче бутарга. Әзер массаны полиэтилен капчыкка салып, аның бер очын тишеп, шуннан кремны кысып чыгарып, прәннекләргә бизәкләр ясарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100