Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имбирь белән лимонны ничек сакларга?

news_top_970_100
Имбирь белән лимонны ничек сакларга?
"Татар-информ" архивы

Лимонны суыткычта саклаганда, аның янында хуш исле продуктлар булырга тиеш түгел. Ә имбирьне суыткычка куяр алдыннан кәгазь пакетка яки полиэтилен пленкага төререргә кирәк. Бу хакта авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек сыйфаты буенча дәүләт инспекциясе белгече Елена Павлова белдерде, дип яза РИА Новости.

«Көз ахырында безнең организмга витаминнар аеруча кирәк. Лимон белән имбирьдә алар бар. Лимонның кабыгында таплар булмаска тиеш», – диде Павлова.

«Имбирьны кәгазь пакетта яки пластик пленкага төреп суыткычта сакларга мөмкин. Шул ук вакытта тамырның коры булуы мөһим. Бөтен имбирьны берьюлы чистартмагыз, кирәкле өлешен генә кисеп алыгыз да, калганын кабыгы белән яңадан суыткычка тыгып куегыз. Имбирьне туңдыргычка куеп катырырга да була. Алай ул озаграк сакланачак һәм куллану өчен уңайлырак булачак», – дип ачыклык кертте ул.

Павлова имбирьне катырып куюның төрле ысуллары турында да сөйләде. Мәсәлән, тамырны кисәкләргә бүләргә һәм пакетка салып катырырга була. Шулай ук имбирьне угычтан чыгарырга һәм боз формаларына салып катырырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100