Иманны арттыру максатыннан мөселман иленә күченеп китү дөресме?
Сәхабәләр үзләренең авылларында һәм шәһәрләрендә бикләнеп ятсалар, Ислам Гарәбстан ярымутравы чикләрен узмаган булыр иде.
Кешегә һәрвакытта да «без булмаган җирдә яхшырактыр» кебек тоела. Иманның зәгыйфьлеген, намазларның вакытында укылмавын, Коръәнне белмәвен дә үзен чолгап алган шартларга сылтарга ашыга. Мәскәү шәһәре Мемориал мәчете имам-хатыйбы Шамил Аляутдинов үзенең «Рухи дөнья» китабында иманны ныгыту өчен чит илгә чыгып китү зарурлыгы юк дип белдерә.
Иманлы кеше тормышка башкачарак карый. Ислам - билгеле бер дәүләтләрнең яки халыкларның гына дине түгел. Ул - тормыш кануннары, кешегә теләсә нинди шартларда яшәргә ярдәм итә торган дөньяви һәм ахирәт кыйммәтләре системасы. Проблема кешенең үзендә: аның ялкау яки хезмәт сөючән, пассив яки актив булуында. Бөтен дәүләтләрдә дә, шул исәптән мөселман дәүләтләрендә дә, уңай һәм тискәре күренешләр бар.
Әгәр дә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләре, иманнарын нык тоту өчен, үзләренең авылларында һәм шәһәрләрендә бикләнеп ятсалар, Ислам Гарәбстан ярымутравы чикләрен узмаган булыр иде. Әмма Ислам килгәннән башлап берничә ел эчендә Аллаһы сүзе ул вакыттагы барлык цивилизацияләргә барып ирешә, дөньябызның барлык почмакларында да тамыр җәя.
Ә иманны ныгыту өчен изге урыннарга — Мәккә һәм Мәдинәдәге мәчетләргә барып кайтырга мөмкин, дип җиткерә дин әһеле.