Имам-хатыйб ирләрнең кул күтәрүе турында: «Кайбер хатын-кызга сугу “булыша»
“Кыйный, димәк, ярата” дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Психологлар әйтүенчә, Россиядә меңләгән хатын-кыз даими рәвештә җәбер-золым кичерә. Кайберәүләр "балабыз әтисез үсмәсен " дип түзеп яши, башкалар гаиләне берүзе тәэмин итә алмавы аркасында аерылышуга бармый. Бу вәзгыятьне уңай якка үзгәртеп буламы? Ни өчен кайбер ир-атлар кул белән “уйнарга” ярата? Әлеге сораулар белән “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Нурулла хәзрәт, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның тоткан урыны һәм хокуклары хакында нәрсә әйтә аласыз?
- Хәзерге вакытта хатын-кызларның иреге чикләнмәгән. Гаиләдә ата-аналарның хокукы бертигез булса да, аерылышканда баланы әнисе белән калдыралар. Фатир бүлешә башлаганда да мөлкәтнең күп өлеше хатын-кызларда кала.
Шулай бервакыт бер егет әйтә: “Үз йортым һәм ике зур фатирым бар иде, шуларның бөтенесе дә ике балам белән хатыныма калды. Суд шундый карар чыгарды”, - ди. Элек, Ислам дине иңгән генә вакытта хатын-кызларның хокукы булмаган. Мәсәлән, Гарәп илләрендә хатын-кызларны башка гаиләгә бүләк итәргә, я булмаса аларны алмаштырып алырга мөмкин булган.
Заманында Сөләйман (с.г.в) мең хатыны булуы билгеле. Давыт пәйгамбәрнең дә 99 хатыны булган. Библия буенча хатыннарның саны чикләнмәгән. Шуның өчен Ислам динен дә күпхатынлылыкта гаеплиләр, ә мөселманнарга дүрт хатын белән генә тору рөхсәт ителә.
Элек кыз балаларны тереләй күмү гадәте булган. Ни өчен? Чөнки алар үз-үзләрен ашата алмаган, һәрвакыт ир-ат карамагында һәм аның тәрбиясендә булырга тиеш булганнар. Бу вәхшилекне безнең заманда да күз алдына китерү кыен түгел. Хәзерге вакытта аборт ясатучы хатын-кызларның саны кимеми. Хатын-кыз бу адымга бик җиңел карый, борчылмый да. Бала төшерергә “җырлый-җырлый” барып кайта. Аборт ясату, ягъни бала төшерү дә шул ук кеше үтерү булып чыга бит инде.
Кытайда, ел саен ким дигәндә, дүрт йөз миллион аборт ясатыла. Күз алдына гына китерегез: дүрт йөз миллион җан иясе дөньяга килми дигән сүз.
Хәзерге вакытта Ислам дине хатын-кызларга ирек бирә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз”, - дип әйтә.
Кыз бала кияүгә чыга һәм ире каршында аның хокуклары барлыкка килә. Ул мирас малын да ала, ире тарафыннан тәэмин ителеп тә тора. Иреннән авыр сүз ишеткән һәм рәнҗетелгән очракта казыйга барып бу хакта әйтә ала. Ягъни, ир-атлар белән хатын-кызларның хокуклары бертигез дәрәҗәдә билгеләнә.
Тик шул ук вакытта хатын-кыз ирен тыңларга һәм аңа буйсынырга тиеш, бу хакта онытмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Ирләр хатын-кызларга терәк һәм баш”. Шуның өчен бу мәсьәләгә җиңел генә карарга ярамый.
- Сәбәпсезгә кыйналып, кимсетүләргә күз йомып, түзеп яшәгән хатын-кызлар күп. Нигә ир-атлар кул күтәрә?
- Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр бер кешенең кешегә сәҗдә кылуы рөхсәт ителсә, хатыннарның ирләренә сәҗдә кылуы фарыз ителер иде”, – ди.
Кайбер хатын-кызлар ирләрен ерткыч буларак күз алдына китерә. Ягъни, ул бер сәбәпсез хатынына ябырыла, суга ала. Тик минем андый ир-атларны күргәнем юк. “Исән-сау гына эшләп кайттынмы?” – дип елмаеп ирен каршы алган хатын-кызны берәүнең дә сугып егасы килмәс.
- Нурулла хәзрәт, санга сукмау ничек була соң?
- Беренчедән, рәхмәтле булмау. Икенчедән, ир-атка каршы дәшүе. “Тукта инде, җитте” – дигән вакытта да хатын-кызның туктый белмәве иң аянычы. Гомумән, һәрбер хатын-кызда да рәхмәтсезлек хисе бар. Шулай ук һәрбер хатын-кызда да иренә каршы дәшү теләге яши. Ул хис аның эчендә кайнап йөри, шуннан соң тора-бара иренә барыбер әйтеп куя ул.
Начар хатын-кыз яхшысыннан нәрсәсе белән аерыла? Җавабы бик гади: яхшы хатын вакытында туктый белә. Ир кеше бит ул күпмедер вакыт хатынын тыңлый һәм аның каршы дәшүенә, начар сүзләренә түзә. “Нәрсә булып бетәр икән?” – дип сабыр итә.
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сезнең арагызга мәхәббәт һәм рәхмәт хисе салдым”, - ди. Адәм баласы акыл белән түгел, мәхәббәт хисе нәтиҗәсендә гаилә кора. Кемдер аның күңеленә хуш килә. Шуның өчен күп очракта сөйгән кешесенең кимчелекләрен дә күрми. Билгеле, өйләнү өчен яратырга кирәк. Ярату, гашыйк булу хисе булмаган очракта яңа гаилә туа алмый.
Мәхәббәт килә дә китә, аның белән генә яшәп булмый. Өйләнгәннән соң Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дә булырга тиеш, шул хакта онытмаска кирәк. Ул булмаган очракта гаилә әгъзалары бер елдан соң сугышып-кычкырышып аерылыша.
- Димәк, сез барысына да хатын-кызлар үзләре гаепле дип саныйсыз?
- Кыйналган хатын-кызларның күбесе үзләрен “мужикларча” тота. Мәсәлән, андый вакыйгаларны социаль челтәрләрдә күп күрергә туры килә. Бер егет йөргән кызын сугып ега. Кеше карый да: “Хатын-кызга кул күтәрә, бу егет - “слабак” һәм шуңа гына сәләтле” дип нәтиҗә ясый.
- Шулай да сүз белән аңлату булышмый, хатын сине ишетергә теләмәгән очракта нишләргә?
- Аллаһы Тәгалә: “Аның белән йокламагыз”, - дип әйтә. Ягъни, якынлык кылмагыз. Хатын-кыз өчен иң авыр әйбер – аны иренең теләмәве. Шуннан соң ул үзе дә: “Нишләп ирем минем белән йокламый?” – дип уйлана башлый.
- Кул күтәрү, җәберләү күренешләрен киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Хатын-кыз ире янында көчсез булып күренергә тиеш. Гаилә тормышы беркайчан да җиңел генә бармый. Шуның өчен никах җепләрен бәйләгәнче кыз белән егет бер-берсен өйрәнергә тиеш. Һәрберсенең көчле һәм көчсез якларын исәпкә алырга кирәк.
Күп кенә кешеләр гаилә тормышында тәкъвалык хакында оныталар. Мөһим карарларны тәкәбберлек белән кабул итәләр. Берәү әйтә: “Хатыныма талак бирмим”, - ди. Хатыны аның яныннан чыгып киткән очракта да. Теге хатын: “Аның белән бергә булмыйм, башка тора алмыйм. Яңа тормыш корасым килә”, - дип әйтә. Алар бер елдан артык күрешми, тик ир аны барыбер җибәрми. Чын ир-атлар эше түгел ул, әлеге ир - “слабак”. Бу тәкъвалык түгел, ул бары тик хатының гына азаплый. Хатын-кызлар да ирләренә тәкъвалык белән карамый. Бары тик сыерга караган кебек кенә карый. Ул аны яхшы вакытта сава, аннан соң кысыр калгач суя.Хатын-кыз үзенең кадерен белергә тиеш, шул очракта гына ир-ат аны хөрмәт итәчәк. Билгеле, ярымшәрә йөрүче хатын-кыз ир-атларга “ал” мине дигән сигнал бирә. Янында чын ир булуын теләгән хатын-кыз, иң беренче чиратта, үзен лаеклы рәвештә тотарга тиеш. Шулай ук ир-атка да хатыны белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк.
- Нурулла хәзрәт, ә чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Чын ир кеше иманлы булырга һәм Аллаһы Тәгаләдән генә куркырга тиеш.
Чын ир-кеше өчен гаиләнең хәләл ризык белән туклануы мөһим, ул гаиләгә хәрәм алып кайтырга тиеш түгел.