Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имам «Әл-Фатыйха» сүрәсен укыгач, «амин» сүзен кычкырып әйтергә ярыймы?

news_top_970_100
Имам «Әл-Фатыйха» сүрәсен укыгач, «амин» сүзен кычкырып әйтергә ярыймы?
"Татар-информ" архивы

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында төрле сорауларга җавап бирә.

Бу юлы аннан «Имам "Әл-Фатыйха" сүрәсен укыгач, "амин" сүзен кычкырып әйтергәме, әллә эчтән генә әйтәсеме?» - дип сораганнар.

«Без Әбү-Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһи мәзхәбе кагыйдәләре белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең сөннәте буенча яшибез. Безнең мәзхаб фикхлары буенча, имам «Әл-Фатыйха» сүрәсен укыгач, эчтән генә «амин» ди, без дә эчтән генә «амин» дип әйтәбез. Без «амин» сүзен кычкырып әйтмибез, бу турыда онытмагыз», – дип җавап бирә хәзрәт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100