Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госманова бер танышын кытайча өч хәрефкә җибәргән: «Туктатыгыз мине чәйнәвегезне!»

news_top_970_100
Илзидә Госманова бер танышын кытайча өч хәрефкә җибәргән: «Туктатыгыз мине чәйнәвегезне!»
Фото: Илзидә Госманованың аккаунтыннан

Җырчы Илзидә Госманова «ВКонтакте» битендә кызык кына пост куйган:

«Кытайча рус телендәге «өч хәрефкә» җибәрә торган сүзгә охшаган сүз бар икән, мәгънәсе дә якын – «убери руки» дигәнне аңлата. Шулай әйтәсе килә башлады кайбер «акыллы» бәндәләргә. Нормаль гына, дустанә аралашкан кешеләр я сүз ишеттерә, я личкага кимсетә торган сүз язалар… Ни турында икәнен әйтеп пычранмыйм, бөтен халыкка укытыйм дип, битемә куйыйм дип кергән идем, сүзләрен бетереп тә куйган. Чын йөзегезне, исемегезне халыкка фаш ителүен теләмәсәгез, туктатыгыз мине чәйнәвегезне, русча әйткәндә – уберите от меня руки, господа!!! Кытайча әйтсәк – bǎshǒu náhuí».

Язылучылары моңа битараф калмаган:

«Хәмдүнә Тимергалиева җыры искә төште: чәйнәсеннәр, йота алмыйлар, бер дә борчылма, тик гөнаһ җыеп ятсыннар»;

«Сөйләгәннәр сөйләсен, чәйнәгәннәр чәйнәсен. Сөйлиләр икән – синең белән кызыксыналар, синең иҗатыңны күзәтәләр. Син аларга игътибар итмичә әлегә тиклем ничек алга бардың, киләчәктә шул чәйнәүчеләрнең авызын ябарлык итеп, аларны көнләштерерлек итеп яшә. Син – супер, без сине яратабыз»;

«Илзидә җаным, бирешмә, иң түбән кешеләр генә гайбәт тарата», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100