Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госманова аерылышу чигенә җитә язган

news_top_970_100
Илзидә Госманова аерылышу чигенә җитә язган
Илзидә Госманова фотосы

Илзидә, күптән түгел күңелләрне тетрәндерерлек «Оныт» дигән җырың дөнья күрде. «Яшәмәгез яратмаган белән!», «Очрашабыз тик хыялда», хәзер инде – «Оныт»... Мондый җырлар башкаруыңа, клиплар төшерүеңә ирең нинди карашта, көнләшмиме?

– Әйе, кияүдәге кешегә бәлки андый җырлар җырлау килешми дип уйлаучы кешеләр бардыр. Ләкин «җырның ертыгы юк» дигән әйтем бар бит. Миңа күбрәк сирәк тематикалы, бар кешенекенә дә охшамаган җырлар ошый. Тавышым да үзенчәлекле, башка кешенеке белән бутап булмый торган бит (көлә). Ә иптәшемә килгәндә, ул аңлый, каршы килми, аңламый торган кеше булса, күптән юллар аерылган булыр иде.

Сез ничек яшисез, гаиләгездә кризислар булганы бармы?

– Озак бергә яшәгән гаиләләрдә кризисларсыз гына булмыйдыр. Без дә, пандемия вакытында, гастрольләр туктагач, аерылышу чигенә җитә язган идек. Үзем дә депрессиядә булып, көчкә чыктым. Безнең гаиләне иҗат, хезмәт, гастрольләр саклыйдыр да әле.

Бәхәсләшкәндә кызып китеп, сугыша башлаган юкмы?

– Ирем Әхтәм кызу канлы, мин дә башта сабыр итәм, аннан кызып китәргә мөмкинмен. Ләкин алай сугышуга ук барып җиткән юк, шөкер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100