
Җырчы Илзидә Госман да, башка җырчылар кебек үк, үзенең яңа концерт сезонын башлап җибәрде. Һәм җырчының беренче концертлары ук күңелле мизгелләр, яңа танышулар һәм тамашачы алкышларына бай булган.
Мәсәлән, исемен әйтергә теләмәгән бер «серле» эшмәкәр, сәхнәгә чыгып, Илзидә Госманга кыйммәтле бизәнү әйбере бүләк иткән.
Җырчы җибәргән видеодан күренгәнчә, ир-ат җырчыга: «Илзидә ханым, мин сезнең тавышыгыз, профессиональ талантыгызга сокланам. Сезнең тавыш – алтын тавыш, дип тә әйтер идем. Миннән сезгә алтын һәм шул ук вакытта музыкаль бүләк. Алтын скрипка ачкычы бүләк итәм. Киләсе елга да концертларыгыз белән көтеп калабыз. Анысында инде алтын йөзек бүләк итәрмен», – дип сөйли.
Илзидә Госман сүзләренчә, ул әлеге бүләкне уңайсызланып кына кабул итсә дә, бик яратып кия икән.
Узган елгы программаларын күп җирдә күрсәтергә өлгермәүләре сәбәпле, җырчы октябрь аенда шул ук программа белән йөри. Ә яңа «Яшьлек узмаган!» дигән концертларын Илзидә Госман тамашачыларына ноябрьдә тәкъдим итәргә ниятли.
«Программада заманча җырлар гына түгел, халыкчан җырлар, интернет-телефонсыз саф авыл тормышы күренешләре дә бар. Хәзер шау-шулы колак тондыргыч шоулардан халык туеп та бара, рәхәтләнеп, күңелләренә ял бүләк итәсем килә», – дип сөйләде ул.