Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госман: «Операциядән соң газапланып, кычкырып, акырып елап наркоздан айныдым»

news_top_970_100
Илзидә Госман: «Операциядән соң газапланып, кычкырып, акырып елап наркоздан айныдым»

Җырчы Илзидә Госман кечкенә чагында үзен үлемнән алып калган һәм аякларын кистермичә саклап кала алган табиб янына рәхмәт әйтергә барган. Ничә еллар узса да, җырчы әлеге табибның изгелекләрен онытмаган. Бу хакта ул «ВКонтакте» челтәрендә:

«Минем кайту сәбәбе – минем кебек меңләгән кешегә саулыгын кайтарган, гомерләрен саклап калган чын табиб, гомер буе хирург булып эшләгән шәхес – Волков Виталий Константиновичны күреп, рәхмәт әйтү иде.

Ничә дистә еллардан соң да һаман шундый акыллы, зыялы, сабыр һәм аз сүзле Кеше… Үзе дә катлаулы операция кичерсә дә, әле дә кешеләргә ярдәм итә икән. Без шунда вакытта да телефоны тынып тормады. Хатыны Татьяна Ивановна да – ачык күңелле, кунакчыл кеше. Зур рәхмәт Сезгә», – дип яза ул.

Фото: © https://vk.com/id78837754

«Интертат»ка интервьюда Илзидә Госман остеомиелит белән авырып, аздан гына аяксыз калмавы хакында «ул көннәр куркыныч төш» кебек дип сөйләгән иде.

«Кечкенәдән урамда уйнап үскән, салкын тиеп авыруның да ни икәнен белмәгән бала идем. Кыш чаңгы шуып кайткач, уң аягым авырта башлады. Башта мускуллары авыртадыр дип, мазьлар белән дәвалап карадылар. Әти белән әни «начар җиргә бастыңмы икән әллә» дип, күрше авылдагы өшкерүче әбигә хәтле алып бардылар. Берзаман аяк баса алмаслык булып, гөбе кебек шеште. Температура да күтәрелә башлагач, район хастаханәсенә илттеләр. Остеомиелит – сөяк үлекләп, чери башлаган… Ангина нәтиҗәсендә килеп чыккан бу авыру. Минем аякны кисәргәме, калдырыргамы дип, табиблар консилиум да җыйганнар. Ул вакытта әле яңа аспирантура бетереп кайткан Волков фамилияле бер табиб, «аякка бастырам» дип, үз өстенә җаваплылык алган.

Операциядән соң газапланып, кычкырып, акырып елап наркоздан айныдым…..»

Дәвамы түбәндә:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100