Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илзидә Госман: «Минем проблема кемгә хаҗәт...»

news_top_970_100
Илзидә Госман: «Минем проблема кемгә хаҗәт...»
социаль челтәрләр

Илзидә Госман – шәхси тормышын, шатлык-кайгыларын халыкка чыгармый торган сирәк җырчыларның берсе.

«Интертат»ка интервьюда ул: «Мин үзем кызык тоелган нәрсәләр белән уртаклашам. Өйдә җырлар өйрәнгәнемне куярга яратам, кешенең реакциясен карыйм. Әгәр дә кешегә ошый икән, мин аны яздырам. Аннан файдалырак тоелган әйберләрне куеп барам. Ләкин бөтен хәрәкәтемне күрсәтеп бетерә алмыйм. Шуңа да «серле син, ачылып сөйләшмисең» дип язучылар да бар. Күбрәк җыр сәнгатенә кагылышлы әйберләрне генә күрсәтергә тырышам. Шәхси тормыш – саклап тора торган өлкәм», – дип тә сөйләгән иде.

Халыкка ачылмавы өчен, Илзидә Госманны дусты, журналист Габдерәхим ачулана да торган булган. Бу хакта җырчы «ВКонтакте» сәхифәсендә яза.

«Габдерәхим мине: «Тормышыңа үзгәреш керт, гадәти тормыш кешегә кызык түгел», – дип орыша иде. Шулай дөрестер дә… Күбрәк концерт, җырлаганымны куям, минем проблема кемгә хаҗәт? Беркемнең дә «капчыгы» буш түгел, авызлар ерык булса да, эчеңдә буран уйнаган чаклар да була… Тагын куям концертымнан өзек, баянга гына җырлаган җырымны», – дигән ул.

Илзидә Госман дусларына киңәш сорап та мөрәҗәгать иткән.

«Быел Уфада, Казанда булган концертларым ураза вакытына туры килде. Концерт милли, үзебезнең җырларга бай булды, халыкка ошагандыр дип уйлыйм. Киләсе сезонга әзерлек башланды. Нинди киңәшләрегез бар, күбрәк заманча җырлар кирәкме, халык җырлары да калсынмы, языгыз әле», – дип сораган җырчы тамашачысыннан.

«Кемнеңдер эчендә буран уйнаганда, җыр-моң кешенең күңеленә ямь өсти, яшәешкә караш үзгәрә. Бервакыт онытылып торырга мөмкинлек бирә ул. Минем фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Үземә килгәндә, андый борчулы чакларымда кычкырып җырлыйм, җырлар тыңлыйм, кушылып җырлыйм. Җырла, Илзидә, бик яратам чишмәдәй моңлы тавышыгызны, җырларыгызны. Күрешүләр насыйп булсын»;

«Заманча да, халык җырлары да, 70нче елларда чыкканнары да булсын», – дип киңәш биргәннәр җырчыга. Мәрхүм журналист Габдерәхимне искә алуы өчен дә рәхмәт белдергәннәр. «Урыны оҗмахта булсын. Көчле шәхес иде, оригиналь алып бара иде тапшыруын... Бер тапкыр «Курай» радиосында аның тапшыруында катнаштым. Бер зыялы ханым алып барды, Рания исемле, рәхмәт яусын аңа. Тапшыру туры эфирда. Нинди сораулар булачак, дип сорыйм, әйтми. Куркып кына башладык... 2 сәгать вакыт 20 минут кебек үтте китте, шулкадәр җылы, ихлас, күркәм тапшыру булды ул... Кызганыч, яздырып алынмады бугай ул. Тыныч йокла, журналист дустыбыз...» – дип язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100