Илзидә Госманованың гаиләсендә зур югалту
«Авылның иң күркәм хатын-кызы иде», — дип яза инстачылар җырчының әнисе хакында.
Җырчы Илзидә Госманованың әнисе вафат булган. Бу хакта ул үзенең Instagram сәхифәсендә язган.
«Бүген минем дөньядагы иң якын кешем китте… Соңгы күрүемдә елмаеп калды, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, әни, сине», — дип яза ул.
Инстачылар Илзидәнең кайгысын уртаклаша, үзенә сабырлык телиләр. «Бик әйбәт апа иде», «Гөлҗәүһәр апа да безне ташлап киттемени», «бик сабыр, олы җанлы, киң күңелле, авылның иң күркәм хатын-кызы иде», дип язалар.