news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильяс Халиковтан премьера: «Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән хезмәт булсын»

news_top
Ильяс Халиковтан премьера: «Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән хезмәт булсын»
Фото: © «Татар-информ»

Дини мәҗлесләр алып баручы буларак танылган Ильяс Халиков «Я, РәсүлАллаһ!» җырына төшерелгән клипны тәкъдим итте.

«Аллаһка шөкер. Клипны тулаем куям. Клип төшерү бүгенге көндә арзан түгел. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән хезмәт булсын. Яздырылган дини җыр да, төшерелгән клип та – музыка уен коралларыннан башка эшләнелгән аранжировка. Клип файдалы, тәрбияви, кирәкле, дип саныйм. Бер-береңә ярдәм итү, риясыз тормыш алып бару – өммәтнең төп алшарты», – дип яза ул.

Җырның авторлары – Ильяс Халиков үзе һәм тормыш иптәше Нурфия Халикова. Клипның сценарий авторы, режиссеры да ул үзе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар