Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Халиков: «Тукай исемендәге мәчет кирәк!»

Автор-башкаручы Ильяс Халиков үзенчәлекле тәкъдим белән чыкты. Ул Тукай исемендәге мәчет булдырырга кирәклеген әйтә.

news_top_970_100
Ильяс Халиков: «Тукай исемендәге мәчет кирәк!»

Мин моны узган ел да тәкъдим иткән идем. БезнеңГабдулла Тукай исемендәге бик зур премия бар, Габдулла Тукай исемендәге метро станциясе бар, һәйкәлләр, тукталышлар, хәтта шагыйрь исемендәге район бар. Ни өчен безнең җөмһүрияттә һәм Россиядә Габдулла Тукай исемендәге мәчет юк.

Әгәр мәчет булып, барыбыз да Габдулла Тукай рухына шунда дога кылсак, мөселманнар өчен бик яхшы булыр иде.

Мин былтыр Тукайның «Кадер кичәсе» исемле шигыренә көй язып җыр иҗат иттем, ә клибын кайда төшерергә белмәдем. Бардым инде зиратка, Габдулла Тукай кабере янында төшәргә туры килде. Менә шунда шул идея килде башка – эх менә мәчете булса, мәчетендә намаз укып төшкән булыр идек дидем.

Бәлки берәр эшмәкәр, эшкуар ишетер. Үз районында, авыл җирендә булса да, ә бәлки Казанда берәр җирдә Габдулла Тукай исемендәге мәчет салынса, бу милләтебезгә һәм динебезгә бик матур, күркәм эш булыр иде.

Шул ук Арча районында да Тукай исемендәге мәчет салырга була. Шул ук Тукай районында...

«Тукайны муллалардан да көлгән, ул бит инде намазда булган дип әйтеп булмый» дигән сорауларга җавап биреп шуны әйтә алам.

Тукай ул үз фикерен әйтә торган бик четерекле шәхес булган - ничек уйлаган, шулай язган. Сүз дә юк, аның төрле фикерләре бар, әмма Тукайны мәдәнияткә, сәнгать өлкәсенә генә бәйләп, дөрес эшләмибез шикелле.

«Туган тел» шигыренең дүртенче куплетын гына алыйк:

«И туган тел, синдә булган иң элек кылган догам,

Ярлыкагыл дип үзем, әткәм-әнкәмне, Ходам». Бу – Коръәндәге «Ибраһим» сүрәсенең 41нче аятенә туры килә.  Раббәнәгъфир лии вә ли вәәлидәййә вә лил-мүэминиинә йәүмә йәкумүл-хисәәб дигән сүзләр (Мәгънәви тәрҗемәсе – Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт көнендә хур итмә!) 

Тукай аны тәрҗемә кылган безгә, матур итеп дога кылырга өйрәтеп калдырган.

«Кадер кич» шигыре бар. Тукай мөселманнар аңласын өчен «Кадер киче» сүрәсен шигъри яктан тәфсирләгән, безгә ярдәм иткән.

«Таян Аллага» дигән шигыре дә бар бит инде. Ничек инде динсез булырга мөмкин Тукай? Ул дингә карата үзенең фикерләрен генә белдергән. Әлбәттә, ялкау муллаларны әзрәк кенә орышып алган, аларны сорыкортлар дип тә атаган бит инде. Мәдәни тормышыбыз Тукай иҗатыннан башка яши алмый. Тукай диндә дә шигырьләре белән безгә һәрвакытта да ярдәм итеп килә.

Беркөнне Тукай исемен мәчеткә бирергә кирәк дигән фикеремне әйткәч, бер җырчыбыз әйтә – ни өчен Тукайны дингә кертәсез, мәдәният белән динне бутамагыз, ди. Мин әйтәм, мәдәният дигән сүзнең асылы, тамыры Согуд Гарәбстанындагы Мәдинә шәһәренең тамырына тәңгәл. Мәдинә һәм мәдәният – тамырдаш сүзләр. Ни өчен мәдәният дигән сүз Мәдинә дигән сүздән барлыкка килгән? Чөнки Мәдинә халкы сабыр холыклы, тыйнак, әхлаклы булган, шул сәбәпле, безнең татар халкында мәдәният йортлары барлыкка килгән. Әхлаклы, тәрбияле урыннар булсын өчен.

Ә менә без хәзер эстрадага кереп китәбез икән, мәдәниятле әйбер калдымы анда? Бәлки калмагандыр да инде, күбесе, 80-90 проценты әхлаксыз җырлар җырлана. Дискотека форматындагы концерт программалар әдәплелеккә алып барамы икән? Дин гомер буе булган, ә эстрада җырлары әле бер гасыр яшиме икән? Ә мәдәниятне сакларга безнең әлбәттә дини-әхлакый кыйммәтләр, гореф-гадәтләр, яшьләрне яхшы якка тәрбияли торган матур ысуллар ярдәм итәчәк. Дин үзе эченә мәдәниятне дә ала. Дин аерым, мәдәният аерым була алмый. 

  • Ильяс Йосыф улы Халиков – педагогика фәннәре кандидаты, дини җырлар иҗат итүче, автор- башкаручы, «Мөнбәр» татар дини Театры җитәкчесе.

«Кадер киче» сүрәсенең тәфсире:

1. Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә.

2. Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде?

3. Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр.

4. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән.

5. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамадан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил г-м кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.)

Габдулла Тукайның «Кадер киче» шигыре:

Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе.

Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, —
Бер кадер кич Тәңре каршында мең айдан изгерәк.

Җон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух;
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр гөруһ.

Ул мәлаикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын.

Күз яшеннән, төрле рәнҗештән ясап зур энҗеләр,  
Ул мәлаик гарше-көрсине бизәр һәм энҗеләр.

Таң сызылганча йөрерләр, әйтмичә һичбер кәлям;
Тик диерләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлям!»

Капугъ — ишек, капка.
Әрвах вә рух — үлгән кешеләрнең җаннары.
Мәлаик — фәрештәләр.
Гарше-көрси — күктәге   тәхет.
Кәлям — сүз.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 май 2022
    Исемсез
    Афэрин, кардэшем! Ихтирам белэн, Илһам кардэшең.
  • 6 май 2022
    Исемсез
    Бик дөрес фикерләр эйткэнсең, Ильяс кардэшем!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100