Татарстанның атказанган артисты, хәләл туйлар, никахлар алып баручы Ильяс Халиков «Оялмагыз» шигырен укыганын видеога төшергән һәм социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
Шигырьнең авторы – Нурфия Халикова.
«Бик дөрес сүзләр бит бу. Миңа нык кагыла бу шигырь юллары. Матур сүзләр, рәхмәт!» – дип язып калдырган видеоны караучы.
«Оялмагыз яулык ябарга,
Озын күлмәк кияргә.
Мин – мөселман кызы, диеп
Горурланып йөрергә...»
Видео Ильяс Халиковның социаль челтәрдәге битеннән алынды.