Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Шәяхмәтов: “ТНВ – татар телевидениесенең кыйбласы”

Ильяс Шәяхмәтов – “Яңа Гасыр” телеканалындагы “Манзара” тапшыруы алып баручысы. Ильяс – ТНВ каналының иң оста, талантлы, позитив яшьләренең берсе.

news_top_970_100
Ильяс Шәяхмәтов: “ТНВ – татар телевидениесенең кыйбласы”

Ильяс, үзең турында сөйләп кит әле.

- Мин Түбән Камада туып үстем. Белемем буенча мин – химик. Иҗатны яратсам да, ир-атка төпле һөнәр кирәк дип, химик-технолог белгечлегенә укыдым. Түбән Каманың нефтехимия заводында эшләдем, ә телевидение эшчәнлеген параллель рәвештә алып бардым. Бүген үземне тулаем иҗатка багышлыйм, бөтен көчемне шуңа бирәм. Читтән торып укып, Казан дәүләт мәдәният институтына да кердем.

Син әле шактый яшь булуга карамастан, инде күп кенә һөнәрләрне үзләштергәнсең. Хәзерге вакытта ТНВның “Манзара” тапшыруын алып барасың. ТНВ га ничек килеп эләктең?

- ТНВдан бер алып баручыегет китәргә җыена иде. Шулай бер көнне мин “Манзара” тапшыруының кастингына килеп эләктем. Берничә тапкыр чыгыш ясаганнан соң, мине ошаттылар. Эшли башлаганыма ике ел булды.

Ильяс, хәзерге яшьләрне журналистикада нәрсә кызыксындыра һәм нәрсә җәлеп итәргә тиеш?

- Миңа калса,яшьләр хәзер күбрәк интернетка тартыла. Шул ук телеканаллар, радиолар, газета һәм журналлар ике фронтта эшли. Газета булса, ул интернетка да мәкаләләренең бер өлешен кертеп барырга тырыша, телевидение дә социаль челтәрләрен алып бара. Моның белән бернәрсә дә эшләтеп булмый, чөнки интернет безнең дөньябызга керде. Яшьләр интернетка тартыла. Телевидениегә бик күп акча кертелә, бик күп тәҗрибәле, белемле кешеләр эшли. Моннан яхшы дәрәҗәдә булган сыйфатлы материал чыга. Шуңа күрә акыллы, белемле яшьләр журналистикага тартылачак, дип саныйм.

ТНВ бу мәсьәләдә калышмый. Без тапшыруларда көн саен кабатлыйбыз - безнең яңалыклар белән tnv.ru сайтында, социаль челтәрләрдә таныша аласыз. Телевидениене барлык кеше караса да, хәтта урамда да, машинада да кулыңа смартфонны алып безнең белән бергә була аласың.

Ильяс, син беренче татар блогерларының берсе дә бит әле. Ничек уйлыйсың, татар блогерларының киләчәге бармы?

- Мин сюжетларымның шулкадәр популяр булуын көтмәгән идем. “Вайнерлар” популярлашып китте. Татар телендә дә шундый видеолар булсын дип, кыска гына сюжетлар куя башладым. Беренчесе “Ярату” дип атала иде. Мин үземне кызык итеп төшердем дә, интернетка куйдым.

Кызганыч, безнең татар дөньясында блогер дип төртеп күрсәтерлек сыйфатлы контентлы кешеләребез юк, шуңа берсен дә атап китә алмыйм. Әйе, яшьләр аларны карый, әмма берничә ел узгач, алар бу блогерларны искә төшерерләрме соң? Ютубта соңгы берничә елда рус мохитендәге видеоблогерлар үсеш алды. Беренче чиратта, алар моның белән акча эшли. Безнең татар яшьләребез дә аларны карарга мәҗбүр, чөнки алар белән бер рәткә куярлык блогерларыбыз юк. Әлбәттә, булачак дип өмет итәм. Интернетта моңа зур игътибар бирәләр, хәтта канал кебек ачып җибәрәләр. Монда да телевидениедәге кебек алып баручылар, редакторлар бар. Минем хыялым – ютубта шундый татар каналы барлыкка килү. Бәлки, киләчәктә булыр да.

Тапшыруны алып баручыларның бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булу никадәр мөһим?

- ТНВ да эшли башлаганда, мин Ландыш Хөсәенова кулларына килеп эләктем. Ул бик оста алып баручы, бик тәҗрибәле, шуңа Ландыш белән эшләү миңа җиңел бирелде. Хәзер Әдилә Сәфәрова белән эшлим. Ул Ландыш бәби ялына киткәч килде. Әлбәттә, алып баручылар парлап эшләгәч, аларның бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булуы бик мөһим. Киресенчә булганда, ул эфирда да сизелә. Безнең тапшыруның мәгънәсе ике алып баручыда булгач, без бер-беребезгә туры килергә, бер-беребезне тулыландырырга тиеш.

Җәй көне күп кешеләр ялга китә. ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын алып баручылар Алмаз Гәрәев һәм Илдар Кыямов юк, шуңа мин башка алып баручылар белән дә чиратлашып эшлим.Без алар белән күптәннән таныш булганга, авырлыклар юк. Кайвакыт парлар алышыну - проблема түгел, әмма һәрбер кешенең үз пары булырга тиеш! (елмая)

Ильяс, соңгы соравыбызга да килеп җиттек: ТНВ синең өчен нәрсә ул?

- ТНВ – татар журналистикасының, татар телевидениесенең кыйбласы, дип саныйм. Барыбыз да, бигрәк тә яшь буын, ТНВны карап үсте. Күп кеше Яңа елны да ТНВ белән бергә каршы ала. Берничә ел элек миңа ТНВда эшләячәксең дип әйтсәләр, ышанмас та идем. Мин шул ук “Манзара” тапшыруын, Илдар Кыямовны карый идем, ә хәзер мин - аның хезмәттәше. ТНВ, чыннан да, югары сыйфатлы, шәп контент чыгара торган татар каналы. Монда бик күп профессионаллар, сүзләр белән генә әйтеп бетергесез дәрәҗәле кешеләр эшли!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100