Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Шәяхмәтов «Ак Барс» банкы операторы белән «Туган тел» җырын искә төшергән

Җырчыны банк чатындагы робот аңламаган, ярдәмгә операторны чакырган.

news_top_970_100
Ильяс Шәяхмәтов «Ак Барс» банкы операторы белән  «Туган тел» җырын искә төшергән
https://www.instagram.com/shayakhmatov/

Җырчы Ильяс Шәяхмәтов «Ак Барс» банкының чатына «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» дип язган. Әмма чаттагы бот аның ни теләгәнен аңлап бетермәгән, ярдәмгә операторны чакырган. Җырчы белән оператор арасындә әңгәмә дәвам иткән.

Бик зур рәхмәт көткәнегез өчен. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек әнкәм бу тел белән бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Искиткеч дуэтыбызны туктатырга тәкъдим итәм. Банк продуктлары һәм хезмәтләре буенча сорауларыгыз бармы?

Сорауларым юк, рәхмәт бик зур. Безнең банк! Шатланып, тыныч күңелем белән кредитымны түлим.

Чатка язганыгыз өчен рәхмәт! Хәерле кич һәм яхшы кәеф! Сорауларыгыз булса, безгә языгыз!

«Менә ичмасам, безнең банк! Афәрин!!! Кредитымны да кичерсеннәр иде», — дип хыялланып алган җырчы.

«Рәхәтләнеп язышкансыз. Элемтәнең икенче ягында робот Aimee тугел, ә кеше утырганы куренеп тора.Татар телен - туган телен сагынган кеше», — дип комментарий калдырган берәү.

Калган инстачыларга бу әңгәмә кызык булган, комментарийлар шул хакта сөйли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100