Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Шәкүров: Бөтендөнья татар конгрессы — «секта» ул

Самараның "Туган тел" җәмгыяте рәисе татарлар турындагы фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Ильяс Шәкүров: Бөтендөнья татар конгрессы — «секта» ул

Татарлык бетүнең бер билгесе — өстәл артында баянга кушылып җырлап утырмавыбыз. Моңыбыз югала, шуның белән татарлыгыбыз да. Хор белән җырлау бик матур үрнәк тә, чыннан торып җырыбызның моңын күрсәтә, «попса» белән бозмый. Тавыш кына халкыбызның моңын бирә, тыңлаучыларга күңел тойгысын җиткерә.

Бу фикерем, бәлки, ошамас та. Кызганыч, төбәкләрдә татар булып калыр өчен мөмкинлекләр бик аз. Бөтендөнья татар конгрессының бер җыелышында әйткән идем инде, Татарстада ике дәүләт теле бар: татар һәм рус теле. Әлеге телләр дәүләт һәм муниципаль идарә органнары өчен мәҗбүри. Әмма Татарстанда бөтен татарлар да татар телен белә дип әйтеп булмый.

Төбәкләрдә татарлык әби-бабасына ярар өчен, тамырларына үзенең бурычын кайтарыр өчен генә кирәк. Халкыбызның үз шәһәре (метрополисы) юк. Казан да акрынлап татар теленнән читләшә бара. Рус милләтеннән булган дусларым да: «Казан шуның хәтле матур, европалашкан шәһәр», — диләр. Әйе, Казан европалаша бара, әмма ул көннән-көн татар шәһәре булудан ераклаша. Үз дәүләтләре булган азәрбайҗан, әрмән, үзбәк, казах һ.б. халыкларда рух, бер-берсе белән элемтәдә тору безгә караганда ныграк.

Кем барлык гаиләсе белән балаларын татар рухында үстерергә тели, бер генә юл бар — Татарстан җирлегенә күченү. Татарстаннан читтәге татарлар алга таба руслаша барачак, чөнки татар авыллары инде руслашып бетте дияргә була. Татар авылларында балалар үзара русча сөйләшә. Ул бер хак хәл. Моңа күз йомып карамаска кирәк. «ТНВ-Планета» кебек татар каналлары булу яхшы, әмма алар гына проблеманы хәл итми.

Беркөнне миннән интервью алдылар, имеш, мәктәбебез көчле, яхшы. «Яктылык» мәктәбе Самара өлкәсендә яшәүче йөз меңлек татарларга бердәнбер уку йорты. Мисал өчен, 1964 елда татар теле һәм татар әдәбияты укытылган 44 мәктәп булган, хәзер исә алар нибары сигез-тугыз бөртек калды.

2017 елның беренче сентябренә Самараның татар теле дәресен нибары 1701 укучы укыган. Татар халкына мәктәпләрдә 18 мең урын булырга тиеш, ә бездә 500 урын! Ул мәсьәләне берничек тә чишеп булмый, якшәмбе мәктәпләре юк. Татарлар берләшмәгән, шәһәр җирендә йөз мең татар тора, аларның бистәләре, клублары, кафелары юк. Иике татар кафесы бар, аларның да исемнәре русча!

Татар мәктәбе дип саналган «Яктылык» мәктәбе дә күпләрдә дөрес фикер калдырмаска мөмкин. Бу уку йортында да, ни кызганыч, балалар тәнәфесләрдә рус телендә аралаша. Татарстанның дәүләт буларак чагылышы гына татарларга үз телләрен саклап калырга ярдәм итәр иде. Төмән, Пенза, Мордовиядә берләшеп яшәгән татарлар бар, татар теле аларны башка җепләр белән дә үзара бәйли, ул да булса — хуҗалык, икътисадый яктан һ.б. Милләшттәшләребезнең мәнфәгатьләрен, телен, мәдәниятен, тәртипләрен кайгырткан татарларның үз профсоюзы булмаса — киләчәгебез дә юк. Самарада андый татар профсоюзлары юк. Әйтик, «Туган тел» татар җәмгыятендә йөз әгъза бар, «Дуслык» региональ иҗтимагый оешмасында 20-25 кеше исәпләнә. Нәрсә турында фикер йөртеп була соң? 2014 елда татарлар корылтаен үткәрмәкче идек, «Дуслык”ның президенты Фәхретдин Канюкаев миннән башка бернәрсә дә үткәрмисез, диде.

Мин белгечлегем буенча юрист. Дөресен әйткәндә, Россиядә яшәүче халыкларның бернинди дә вәкиллеге юк. Дәүләт Думасы депутатлары гади халыкның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча карарлар кабул итә. Татарларның да үз вәкиллеге юк. Беркем дә «мин татар халкының вәкиле» дип әйтә алмый диярлек.

Вәкиллек — нәрсә ул? Корылтай уздырып, сайлап алынган җитәкче. Самара җирендә әле бер дә булганы юк. Миңа калса, мондый проблема башка регионнарда да бар. Красноярск, Төмәндә корылтайлар булып узды. Чынлыкта исә татар халкы корылтае гомумән узмады. Бөтендөнья татар конгрессы — «секта» ул. Әлеге оешма берничек тә татар халкының вәкиллеге була алмый. Шуңа күрә «Дуслык» региональ иҗтимагый оешма президенты Фәхретдин Канюкаев Бөтендөнья татар конгрессының милли совет президиумы әгъзасы дип әйтү бөтенләй көлке күренеш. Ул әлеге чарага һәм 21 ноябрьдә барлык өлкәләрнең татар активистлары җыелышына килеп тә тормады. Мин аны начар дип әйтмим. Әмма шулай.

Нәрсә ул сәясәт? Сәясәт — мөмкинлекләр сәнгате. Аңа татар халкының фикере кирәкми, аны каядыр тәкъдим итәргә дә кирәкми, ул инде кемдер тарафыннан тәкъдим ителгән һәм кабул ителгән. Шул гына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100