news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильяс Шәяхмәтовтан табигатьтә шурпа пешерү рецепты – видео

news_top
Ильяс Шәяхмәтовтан табигатьтә шурпа пешерү рецепты – видео
Фото җырчының социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы, телетапшырулар һәм мәҗлесләр алып баручы Ильяс Шәяхмәтовтан шурпа рецептын тәкъдим итәбез.

Шурпа өчен ингредиентлар: үсемлек мае, сарык яки сыер ите, тавык боты, суган, кишер, бәрәңге, татлы борыч, помидор, кайнаган су, тәмләткечләр.

Казанда майны кыздырырга, аннары сарык яки сыер итен кыздырып алырга, соңрак тавык ботларын салырга.

Яшелчәләрне юарга, үзегез теләгән формада турарга һәм суган, кишер, бәрәңге, татлы борыч, помидор (шушы эзлеклелек белән) салырга, тәмләткечләр өстәргә һәм ингредиентлар күмелгәнче кайнаган су салырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар