Ильяс Халиков баян тотып, сарык көтүенә чыккан
«Сез көтүчеме, әллә этүчеме?» — дип яза ул видео янына.
Ильяс Халиков инстаграмдагы сәхифәсенә «хыялый көтүче» дигән видео куйды.
«Көтү көткәндә әллә нинди уйлар, хыяллар башка керә. Сез көтүчеме, әллә этүчеме?» — дип яза ул видео янына.
Ул сарык көтүенә чыккан. «Нормаль кеше сарыкны чыбыркы белән көтә, мин баян белән көтәм. Сарыклар белән бергә җырлыйбыз», — ди ул.
Ильяс сарыкларны баян аккордлары белән куркыта.
Аннары ул «Ай югары» җырын җырлый, «Мин дә айга менәр идем, арттан булса этүче», — дип сөйли.