Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Хаҗиев: «Милләт бит бер генә»

КФУ филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Айнур Җамалетдинов #минтатар темасына курсташы Ильяс Хаҗиевтан интервью алды.

news_top_970_100
Ильяс Хаҗиев: «Милләт бит бер генә»

Татар милли рухын син ничек хис итәсең?

Шәхес нәрсәдән формалаша? Яшәгән җиреннән, теленнән, культурасыннан һәм кызыксынган шәхесләрдән. Шул мохиттә үскәч, әлбәттә, мин үземнең татарлыгымны хис итәм. 

Әгәр син Америкага китсәң, анда да үзеңне татар дип хис итәчәксеңме? 

Безне мохит үстерә. Әгәр бүтән җиргә барсам, мин, әлбәттә, башка кешегә әйләнәчәкмен, тик татар рухы барыбер минем күңелем түрендә калачак.

Татар буларак, башка милләт кешеләрен конкурент күрәсеңме, Ильяс?

Минемчә, монда проблема башка милләтнең гади кешеләрендә түгел, ә сәясәткә менеп утырган депутатларда, политикларда. 

Алай дисәң, исеңә төшер әле бер көнне автобуста барабыз, ике егет татар телен бөтен салонга хурлап бара... Син ул вакытта аларны чүт кыйнап калдырмадың... 

Монда эш милләттә түгел, Айнур, ә кешеләрдә. Әгәр дә ул бары тик үзенең фикерен генә җиткерергә тели икән — минем аңарга бернинди дә катнашым юк. Тик бу ситуациядә ул кешеләрне көлдерер өчен безнең туган телебезне көлке объекты итеп куйды. Иҗтимагый транспортта булганга гына үземне кулда тотып калдым. Кабатлыйм, милләттә эш түгел. Шундый ук рус кешесе Павел Шмаковны гына мисал итеп алыйк: ул киресенчә Казанда татар теле укытылсын өчен иң зур тырышлыклар куйган кешеләрнең берсе. 

Татар яшьләренең күбесе хәзер русча сөйләшә башлады. Бу заманда татар телен кулланучылар санын ничек арттырып була? 

Минем әбием вакытларында автобусларга кереп татарча сөйләшсәң, куып чыгара торган булганнар. Менә шул еллардан соң безнең суверенитет булды. Тик хәзер без дәүләт басымы астында калдык. Элеке паспортлардада татар теле бар иде, ә хәзер аны да бетерделәр.

Безгә хәзер ниндидер рухи үсеш, сикереш кирәк. 

Стиль мәссәләсенә килгәндә миндә шундый сорау туа: бу озын чәчләр, худи, джинсы синең эчеңдә татар милли образы белән каршылык тудырмыймы? 

Озын чәч белән йөрү миндә бернинди каршылык тудырмый, чөнки минем тышкы образом — эчке дөньямның чагылышы гына булып тора. 

Әгәр дә бу минем эчемдә ниндидер уңайсызлык хисе тудыра икән, мин алай киенмәс идем. 

Стиль дигәннән, кайсы милләт кызлары матуррак киенә? 

Менә татар кызларының күбесе кайдан? Авылдан, ә анда стиль дигән нәрсә бик сирәк була. Шуның өчен рус кызлары бу мәсьәләдә күпкә алдарак. 

Сине татар кызлары белән рус кызлары арасындагы бу сайланулар туйдырмадымы? 

Туйдырмадымы, чөнки сайлаусыз тормыш күңелсез булыр иде. 

Мәхәббәт темасына килгәндә милләт роль уйнарга тиешме? 

Тиеш. Син бит кибеткә баргач, дисконт картаңны күрсәтәсең (көлә), монда да шул ук хәл. 

Әгәр минем дисконтный карталар күп булса? 

Милләт бит бер генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100