Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ильяс бик яхшы иде»: Чиләбедә бер ир-ат хатынын һәм аның анасын эзәрлекләп интектерә

Яхшы ирнең кинәт үзгәрүенә хатыны да, туганнары да шакката.

news_top_970_100
«Ильяс бик яхшы иде»: Чиләбедә бер ир-ат хатынын һәм аның анасын эзәрлекләп интектерә
https://pixabay.com/

Чиләбе шәһәрендә яшәүче ир-ат хатынын һәм аның анасын куркытып тора — көн саен диярлек аларга төрлечә яный, талаш чыгара. Шул рәвешле ул яраткан хатынын һәм улын гаиләгә кире кайтармакчы була. Ильяс исемле ир-ат башта хатыны белән баласын өйдән үзе куып чыгарган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Ильяс таксида эшли. Ул хатынының анасын күрә алмый. Хәтта аны машина белән таптап китәргә дә маташа. Бу хәлләр гел булып тора икән. Кияү әбисен ишек төбендә көтеп тора, аннары талаш чыгара. Ул шулай итеп үч ала.

«Мин бүген тагын киләм әле. Мин пистолет алам, аннары сөйләшербез. Парковкадагы машинаңны ватам. Барысы да беләсеңме ни өчен? Сез кашыклар белән тәлинкәләр җыелмасын, урын-җир җәймәләрен алып киткәнсез», — ди ул.

Савыт-саба гаиләдән кыйммәтрәк булып чыккан. Ир шулкадәр каты ачуланган, ул хатынын имгәтә язган. Бу хәлләрне нәни улы күреп торган.

«Кашыклар, чәнечкеләр, савыт-сабаны, урын-җирне калдыр, ди. Үзең китсәң дә була, ди. Мине ваннага бикләп куеп, шунда янады», — дип сөйли Ильясның хатыны Алена.

Шуннан соң Алена ирен калдырып китә, баласын да үзе белән ала. Ильясның ачуы тагын да ныграк чыга. «Ул бөтен фараларны ватып бетерде. Бөтен көзгеләрне җимерде. Иремне таптап китә язды», — дип сөйли Ильясның хатынының әнисе Татьяна.

Аннары «спектакль» тагын дәвам итә. Ильяс үз үлемен «уйнап күрсәтә». «Бу минем соңгы видео. Кая барганымны аңлагансыздыр дип ышанам», — ди ул. Ильяс машинада бикләнә һәм газны ача. Тончыгып үлмәкче була. Ильяс бу хәлләрне видеога төшерә, кадрларны туганнарына җибәрә, куркытмакчы була. Аннары канлы фото тарата, хат җибәрә. шулай итеп ул хатыны белән баласын кире кайтармакчы була.

Алена да, башка туганнары да Ильяс белән ни булганын аңлый алмый. Моңа кадәр ул бик яхшы кеше була, эчми, тартмый, хатынын ярата. Ильяс студент чагында төрле «шуклыклар» эшләгән, төрле парлар сулап та йөргән, ләкин ул чакта моңа беркем дә игътибар итмәгән. Хәзер Алена Ильяска кияүгә чыкканына үкенә, аерылышмакчы була. Ул полициягә гариза да язган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Ильяс исә үч алуын дәвам итә. Ул социаль яклау оешмасына мөрәҗәгать иткән, улын үзенә алмакчы була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100