news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илья Авербух хатыны белән кызын бала тудыру йортыннан тимераякта каршы алган

news_top
Илья Авербух хатыны белән кызын бала тудыру йортыннан тимераякта каршы алган
Фото: социаль челтәр

Фигуралы шуу тренеры Илья Авербух белән хатыны актриса Лиза Арзамасованың кызлары тууы һәм Лия дип исем кушулары турында язган идек.

Илья Авербух кызы белән хатынын бала тудыру йортыннан тимераякта каршы алган. Аңа баланы да тимераякта басып тору өчен махсус ясалган «шугалак»ка чыгарып бирәләр һәм аның яңа туган кызы, 6 көнлек Лия, әтисе белән бозда «шуа». Лиза шундый матур каршы алудан күз яшьләрен тыеп тора алмый.

«Бүген безнең гаиләдә күңелле вакыйга… Күз яшьләрен тыя алмыйм. Нәни кызыбыз белән улыбызның туган көнендә бала тудыру йортыннан чыктык. Илюша, искиткеч каршы алуың өчен рәхмәт. Шатландыру һәм шаккаттыру теләгең өчен рәхмәт. Бу – онытылмаслык булды. Болай каршы алырсың дип күз алдына да китерә алмадым. Бу искиткеч эмоцияләр өчен рәхмәтем чиксез. Бу – мәңгегә...» – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ике бала әнисе Лиза.

«Безнең гаиләдә иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Без барыбыз да өйгә кайттык. 6 көнлек кызыбыз Лия – бозда. Яратканым, рәхмәт сиңа, безнең дөнья өчен. Улыбыз һәм кызыбыз өчен рәхмәт. Мин тырышачакмын!» – дип язган гаилә башлыгы, социаль челтәрдәге сәхифәсенә очрашудан матур видеоны куеп.

Бәхетле гаилә видеосын күреп, күп кеше күз яшьләрен тыя алмавы һәм әти кешенең мондый адымына сокланулары турында яза.

«Папины дочки» сериалында уйнаган Лиза Арзамасовага хәзер 29 яшь, ә фигуралы шуу тренеры Илья Авербухка 50 яшь. Аларның уллары Левка 2 яшь тулган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар