news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильвира Хамматованың әнисе хастаханәдән чыккан: «Монысыннан да исән калдым, шөкер...»

news_top
Ильвира Хамматованың әнисе хастаханәдән чыккан: «Монысыннан да исән калдым, шөкер...»
Фото социаль челтәрдән алынды

Күптән түгел Ильвира Хамматованың әнисе хастаханәгә эләккән иде. Ильвира Хамматова әнисенең хәлен сорап торучыларга рәхмәт әйтә. Гөлсинә ханым хәлләре турында үзе сөйли.

«Гөлсинә Зәйнулловна белән урамга йөрергә чыктык. Әнинең хәлен күп кеше сорый, кызыксынасыз. Хастаханәдән чыктымы, диләр. Чыктык, Аллаһка шөкер», – дип сөйли Ильвира.

«Бүгенге көн әлхәмдүлилләһ, шөкер. Мине кайгыртучыларга, кызыксынучыларга – барысына да зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә аларга нык сәламәтлек бирсен. Барчабызга да алга таба хәерле гомер, хәерле ризык бирсен», – дип сөйли әнисе.

«Матур, җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт. Түкми-чәчми барысын да укыдым. Рәхмәт сүзе әйтергә җае гына чыкмаган иде», – ди Ильвира.

Соңыннан ул әнисенең сүзләрен язып та куйган: «Монысыннан да исән калдым, Аллаһка шөкер, – ди».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар