news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильвира Хамматова: «Яхшы хәбәрләребез бар»

news_top
Ильвира Хамматова: «Яхшы хәбәрләребез бар»
Фото: Ильвира Хамматованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильвира Хамматовага, әнисе авыру сәбәпле, узган ел һәм бу ел башында хастаханә юлларын күп таптарга туры килгән иде. Гөлсинә ханым әлеге вакытта тагын табиблар күзәтүендә икән. Бу хакта Ильвира сторисларында сөйли. Аның сүзләренчә, авырлыклар инде артта калган.

«Бар да уңышлы, дуслар, Аллаһка шөкер. Узган ел әни белән хастаханәләрдә йөргәнне барыгыз да белә инде. Сап-сары иде. Күрсәткән, сөйләгән идем. Быел андый хәлләрне бик ачылып сөйлисем килмәде. Ләкин яхшы хәбәрләребез бар. Аллаһка шөкер, стендларын алдылар. Иртәгә өйгә чыгарырга тиешләр», – ди ул.

Эльвира Хамматова, күрсәтмичә генә, Гөлсинә апаны видеога да төшереп алган.

«Үзенә әйтмәгез яме, куйганны. Мөмкин кадәр озаграк әниле булып яшәргә язсын», – дип яза артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар