Ильвира Хамматованың «Язмышлар языла күкләрдә» дигән яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
«Минеке. Бу җыр минем турында. Озак көттереп кенә музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Иртәрәк чыгарасы килгән иде, тик һәрнәрсәнең үз вакыты. Тугры тамашачыларыма бүләк булсын. Рәхим итеп тыңлагыз», – дип язган ул.
Яңа җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.
Тамашачы, җырны ошатуын белдереп, төрле смайликлар калдырган.