Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төрле чак булды, рәнҗеткән чакларым да»: Ильвира Хамматова әнисе өчен борчыла

news_top_970_100
«Төрле чак булды, рәнҗеткән чакларым да»: Ильвира Хамматова әнисе өчен борчыла
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы Ильмира Хамматованың әнисе хастаханәгә эләккән. «Көне буе хастаханәдә йөреш. Төрле чак булды. Аңламыйча ачуланып, киреләнеп рәнҗеткән чакларым да... Яши-яши генә төшенәм – иң мөһиме янәшәбездә. Калганы үтәр, Аллаһ боерса», – дип язган иде кичә җырчы сторисларында. Җырчы бүген, бу сүзләргә аңлатма биреп, әнисен хастаханәгә салулары хакында сөйләде.

«РКБ юлын таптыйбыз иртә таңнан. Әни өчен борчылып язган кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Шуның кадәр күп яздыгыз. Әниләр исән-сау, озын гомерле булсыннар. Аларны рәнҗетергә язмасын инде.

Әнине РКБга салдылар. Аз гына мәгълүмат җиткерәсем килә, аккаунтымда таныш-белешләр дә бар. Аның үт куыгын алганнар иде, шуның нәтиҗәсендә «обострение» булды. Әлегә үзебез дә аңламадык, нәрсә булып бетәр», – дип видео яздырган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100