news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова бер егет белән фотосын күрсәтте: «Бар да көткәннән яхшырак»

news_top
Эльвира Хамматова бер егет белән фотосын күрсәтте: «Бар да көткәннән яхшырак»

Әле күптән түгел генә икенче иреннән аерылган җырчы Эльвира Хамматова социаль челтәрдә бер егет белән төшкән фотосын урнаштырды. Дөрес, ул янәшәсендә үзен кочаклап утыручы егетнең йөзен смайл белән каплап куйган. Бәхетеннән балкып торучы җырчының сторисларын үз репертуарыннан «Мәхәббәттә янсаң» җыры бизи.

Эльвира Хамматова: «Аерылдым»

«Бу җырның мәгънәсе быел гына ачылды. Мине күзәтеп барган тамашачыларыма «бар да көткәннән яхшырак» диясем килә. Мине укучы хатын-кызлар, без бәхетле булу өчен туган! Бары сабыр гына үзеңнекен көтәргә кирәк», – дип Эльвира фото янында.

Әлеге җырда:

«Мәхәббәттә янсаң, йолдыз җыеп була,
Салкын кышларда да җылы тоеп була.
Гади күзләр сиңа күңел серен ача,
Гамьсез уйларың да сине ташлап кача», – дигән юллар бар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 апрель 2025
    Исемсез
    Бэхет телим Сезгэ.
  • 3 апрель 2025
    Исемсез
    Элек ирдән-иргә йөргән хатыннарны бик мактамыйлар иде. Хәзер шулар почетта. Төрле ирдән тапкан балалар язмышын уйлап тормыйлар шул. Картаясы да бар бит әле, картлар йортына калмасын.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар