Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвира Хамматова: «Йокы туймаган, арка авырта, чәч тузган, иң мөһиме – әни канәгать»

news_top_970_100
Ильвира Хамматова: «Йокы туймаган, арка авырта, чәч тузган, иң мөһиме – әни канәгать»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ильвира Хамматова ялларда туган ягы Балык Бистәсенә кайткан. Анда ул әнисенә булышкан, бакчада бик каты эшләп килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә һәм бик тырышып бакчада эшләгәнен видеога да төшергән.

Җырчы видеоны «тиз генә кайтасы килмәс инде» дип тә шәрехләгән. Анда күренгәнчә, җырчы тирес түшәп, түтәл ясый, кыяр үсентесе утырта, аннары дуга куеп, өстен ябып та куя. Аңа әнисе дә булышып йөри.

«Иске җиләкләрне казып алдым, тирес керттем, әмма утыртырга өлгермәдем. Үзем генә башкарып чыга алмадым, абый менеп эшкәртеп бетергән. Миңа хисап җибәрде», – дип тә язды ул.

Казанга килгәч тә Ильвираны авыл «җибәрмәгән». Лифтта менгәндә ул «йокы туймаган, арка авырта, чәч тузган, иң мөһиме – әни канәгать» дип сөйли.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100