Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвинаны кызының әтисе турында сорап йөдәтәләр: «Үземне «ДНК» тапшыруында дип хис итәм»

news_top_970_100

Җырчы Ильвина социаль челтәрдәге сәхифәсендә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән. Күпчелек язылучылары аны кызы Раянаның әтисе кем булу турында сорап аптырата. Бу хакта сүз куертып тормыйча, җырчы: «Үземне «ДНК» тапшыруында итеп хис итәм. Минем кызымның әтисе – элекке ирем. Шуның белән тәмамлыйк», – дип кенә язып куйган.

Ильвинадан яраткан кешеңне ничек илһамландырып булу турында да сораганнар. «Үзегез белән! Сезнең бәхетле, янып торган күзләрегез – иң шәп илһам һәм мотивация», – дигән ул.

«Сез ничек фигурагызны саклап тора аласыз, ә пешергән кыстыбыйларыгыз майда йөзеп йөри?» – дип тә кызыксынучы булган. Ильвина үзенең көнгә 1 тапкыр гына ныгытып ашавы, камыр ризыклары белән мавыкмавы хакында әйткән.

Кайберәүләрне Ильвинаның кашлары шундый киң, кара булу сере дә кызыксындыра. Күпләр уйлаганча, җырчының кашында татуаж да, перманент та юк икән. Ильвина аларны махсус гель ярдәмендә матур итеп тота.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100