Казанда танылган композитор, баянчы Альфред Якшембетов җырларыннан торган зур концерт булды. Анда 20дән артык җырчы арасында Ильвина да бар иде.
«Мин – иҗат юлымны Салават Фәтхетдинов төркемендә башлаган кеше. Салават абыйның Альфред Якшембетов җырларын башкаруына кызыга идем. Әмма ул миңа Альфред абыйның җырларын башкарырга рөхсәт итмәде. «Татарча җырлый белмисең», – дип әйтә иде. Бу көн килеп җитте, мин татарча җырларга өйрәндем», – диде үзенчәлекле тавыш иясе.