Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар?

news_top_970_100
Ильвинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар?
социаль челтәрләр

Җырчы Ильвина Дубайда ял иткәндә, язылучыларына интрига ясап, бик матур фото урнаштырды. Фотосурәттә – Дубайдагы иң зур, халык телендә «Парус» дип йөртелә торган «Бурдж-эль-Араб» кунаханәсе янында искиткеч романтик атмосфера. Кызыл келәм түшәлгән юлга шәмнәр тезелгән. Тере роза чәчәкләре белән бизәлгән йөрәк эчендә инглиз телендә «Чык миңа кияүгә» дигән язу янып тора.

Сторисны күргән язылучылары Ильвинага котлау сүзләре яудырырга тотынганнар. Тик җырчы аларны тынычландырырга ашыкты.

«Монда минем директны смслар белән тутыргансыз. Көтмәгәндә булды! Котлаулар килә! Юк, барысы да нормально. Мин әле дә – кияүгә чыкмаган хатын-кыз. Бу вакыйганы миннән дә артыграк көтәсез булып чыга. Бик зур рәхмәт», – дигән ул.

«Интертат»ка әңгәмәдә артист: «Мин үземнең тормышымнан кәнәгать, сүз дә юк. Әмма һәр хатын-кызның кияүгә чыгып, тулы гаилә булып яшисе килә торгандыр ул. Бүгенге көндә миңа андый тәкъдим булганы юк, көтәбез (көлә). Әлегә ничек бар – шулай яшибез», – дип сөйләгән иде инде күп еллар янәшәсендә булган кеше турында.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 ноябрь 2024
    Исемсез
    Ивилинадан сак булыгыз ирлэр..Анын бер генэ ният....акча.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100