news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильвина үзен җыр урлап башкаруда гаепләүчеләргә җавап бирде

news_top
Ильвина үзен җыр урлап башкаруда гаепләүчеләргә җавап бирде
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Зәйнәб Фәрхетдинова, «Тәрәзәңә ай килер» җырын Ильвина башкаруында ишетеп, социаль челтәрләрдә кәнәгатьсезлеген белдергән иде. Ул әлеге җырын яңа форматта концерт программасына да керткән булган икән.

«Кызык та инде бу дөнья! Кызганыч та», – дип, бу турыда читләтеп кенә әйтеп үтте ул үзенең сәхифәсендә.

Зәйнәб Фәрхетдинованың постыннан соң Ильвинага үзен «кеше җырын урлап башкаруда» гаепләп, комментарийлар килә башлаган. Ул үзенең сторисларында әлеге тәнкыйть сүзләренә җавап бирде.

«Бер генә тапкыр әйтәм! Башка бу темага кире кайтмаячакмын! Берәү дә, беркемнән дә җыр урламады!

Җырның авторы – Зөфәр Хәйретдинов. Ул башкарырга кушты – мин җырладым. Аны миннән тыш бик күпләр җырлады инде. Һәр башкаручыны һәм аларның иҗатын хөрмәт итәм. Без җырны популярлаштырабыз гына», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар