news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильвина «Муз-ТВ» телеканалы концертында чыгыш ясаудан хис-кичерешләре белән уртаклашты

news_top
Ильвина «Муз-ТВ» телеканалы концертында чыгыш ясаудан хис-кичерешләре белән уртаклашты
Фото: Айрат Ильсовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мәскәүнең Кремль сараенда «Муз-ТВ» телеканалының узган туган көн концертында татар эстрадасы җырчысы Ильвина да катнашты. Ул Мәскәү тамашасы каршында «Таю» җыры белән чыгыш ясады.

Җырчының янәшәсендә танылган алып баручы Айрат Ильясов та булган. Ильвина һәм Айрат Россия артистлары белән төшкән фотоларын да күрсәтте.

Ильвина чыгышыннан бик канәгать калган. «Булды бу! Мин шундый зур вакыйгада катнашуым белән бәхетле. Кайф», – дип белдерә ул.

«Чын күңелемнән Ильвинаны Мәскәү Кремлендә зур сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясавы белән котлыйм. Беренче этапны уздык. Алга таба барабыз», – дип яза аның продюсеры Айрат Ильясов.

Туры эфирны Вадим Захаров та караган. «4 сәгать көттем. Молодец!» – дип хуплаган ул сәхнәдәшен.

Шулай ук Гөлназ Солтанова да дусты өчен җан аткан. «Минем тормышымда синең булуың белән горурланам», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар