Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильвина, инде популярлаша башлагач та, урам себереп акча эшләгән

news_top_970_100
Ильвина, инде популярлаша башлагач та, урам себереп акча эшләгән
Социаль челтәрләр

Җырчы Ильвина соңгы арада бик зур популярлык казанган, группировкалар турында сериалны караганнан соң туган фикерләре белән уртаклаша.

«Аңа уңыш елмайган», «Аңа барысы да җиңел бирелә», «Ул әзергә килде», – диләр минем турыда…

Хәзер күпләр бик каршылыклы фикерләр тудырган сериалны карый. Минекеләр дә, чәй пешереп, яңа серияләре чыкканны көтеп алалар.

Мин баштарак күзләремне йомып яки башка бүлмәгә чыгып китеп, бу сериалны карамас өчен шактый карыштым. Чөнки мин дә шул криминаль районнарның берсендә үстем…

Хәзер сүз фильм һәм андагы мәрхәмәтсезлек турында түгел, минем күпме ватылган язмышларны күрүем һәм үз тормышымны башка кызыклы, файдалы шөгыльләр белән тутырырга тырышуым хакында барачак.

Бертуктаусыз түгәрәкләргә йөрү, мәктәп мине начар компанияләргә кереп китүдән саклап калды. Әйе, мин бик күп эшләдем. 11 сыйныфта укыганда, ресторанга җырчы булып эшкә урнаштым. Аннан өйгә төн уртасында гына кайта идем. 16 яшемдә мин инде берьюлы 3 эштә эшләдем.

Вакыты шундый инде… Минем җырларым радио, телевидениеләрдә, Татарстан һәм Россиянең зур мәйданнарында ишетелә башлаган вакытта, минем кичләрен урамга яфрак себерергә һәм кар көрәргә чыгуларым хакында берәү дә белмәде. Мин, безне үзебез яшәгән тулай торак бүлмәсеннән куып чыгармасыннар өчен, әти-әниемә булыша идем.

Минем бүгенге көнем – үткәнемдәге тырышлыкларым нәтиҗәсе. Хәзер булганның кадерен беләм һәм аны күз карасыдай саклыйм», – дип яза Ильвина үзенең блогында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100