
Камыр куябыз, тәмле әйберләр пешерәбез, гаиләбез белән сыйланабыз. Ә менә камыр басу, камыр ризыклары пешерү белән гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бәйләнеше турында уйланып караганыгыз булдымы икән? Беренче татар-коучы Илүзә Әминова үзенең блогында камыр басуның гади генә эш булмавы турында бик тәмләп сөйли. Аның сүзләренчә, камыр басу ул – мөнәсәбәтләр өстендә эшләү.
Дини язмаларга күз салсак, аларда: «Камыр – ул тере организм, һәм гаиләдә хатын кыз күбрәк камыр баскан, камыр ризыклары пешергән саен, камырны озаклап үзле итеп баскан саен, аның мөнәсәбәтләре яхшыра», – дип әйтелә. Камыр басу – ул мөнәсәбәтләр өстендә эшләү. Ипи басасызмы, камыр ризыклары пешерәсезме – болар барысы да мөнәсәбәтләр, энергия. Бу турыда фәлсәфәчеләр дини язмаларда әйткәннәр.
Менә минем ипием дә ярты сәгать саен кочаклаулардан тора. Мин аны үзле итеп, тәмле итеп салам. Шул ук вакытта: «Аллаһым, гаиләмә тигез, бәрәкәтле, озын гомер, киң ризык, киң дәүләт бир. Тормыш иптәшем белән матур мөнәсәбәтләр бир. Балаларыбыз белән аңлашып, рәхәт итеп, гөрләшеп яшәүләр насыйп ит», – дип, өстенә дә әйтәм әле, дуслар, – ди Илүзә.