Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильяс Халиковның зур куанычы бар: «Эх, әти исән булса, нишләр иде икән...»

news_top_970_100
Ильяс Халиковның зур куанычы бар: «Эх, әти исән булса, нишләр иде икән...»

Автор башкаручы, алып баручы Ильяс Халиковка «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Ильяс шатлыклы хәбәрен «ВКонтакте» челтәрендәге дусларына да җиткерә. 

«Һәрвакыт Аллаһка рәхмәтле булып яшәүчеләрдән булырга насыйп булсын! Бүгенге көнем өчен мин аеруча сөенәмен. Тормышымда зур бүләккә ия булдым. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт укыйм. 2011 елдан дини җырлар җырлаучы, аларны иҗат итүче, Россиядә беренче буларак «Мөнбәр» дини-татар театры оештырып, татар халкына хезмәт итүем өчен «Татарстанның атказанган артисты» исемен алу – минем өчен зур казаныш.

Аллаһның рәхмәте яусын минем иҗатымны, җырларымны хөрмәт итеп, бу исемне биргән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка! Чиксез рәхмәтләрем әти-әниемә! (Эх, әти исән булса, нишләр иде икән?!) Тормыш иптәшем Нурфиягә! Ул – минем таянычым да, киңәшчем дә. Аның дини шигырьләре – җырларымның калыбы.

Иҗатымны үстерергә ярдәм иткән якын туганнарыма, дусларыма, остаз-укытучыларыма, мөхтәрәм хәзрәтләребезгә Аллаһның чиксез рәхмәте булсын. Киләчәктә дә бу хезмәтебез, эшебез белән ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп булсын. Мин сезне бик яратам», – дип язган Ильяс Халиков.

 

Фото: © https://vk.com/halikilyas

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2023
    Исемсез
    Сез бу бүләккә бик лаек, рәхәте, бәрәкәте белән булсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100