Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илсурга тәкъдимне мин ясадым» — Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар белән «Гадел әңгәмә»

Илсурга башта исерек ир-ат исемен кушасы булганнар? «Шундый көттем» клибы күпмегә төшкән? Гаиләдә лидер Гөлназмы? Башка дуэтлардан алар нәрсә белән аерылып тора? Бу һәм башка сорауларга җырлы гаилә «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.

news_top_970_100
«Илсурга тәкъдимне мин ясадым» — Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар белән «Гадел әңгәмә»
Рамил Гали

 «Мине Илсурсыз танымыйлар»

Сезне бер-берегездән аерым күз алдына да китереп булмый, сез бербөтен. Моның белән килешәсезме?

Гөлназ:

Әйе, чөнки без — Шәрипҗановлар. Балаларыбыз уртак, кредит, ипотека, иҗатыбыз уртак. Берәр җиргә аерым гына чыксаң да: «Ә Илсур кайда? Гөлназ кайда» — дип сорыйлар. 

Халык сезне аерым кабул итмәгәч, читен түгелме?

Илсурдан башка мине танымыйлар. Минем һәрвакытта имиджым үзгәреп тора. Йә бизәнгән, йә бизәнмәгән мин, башлык кисәң бөтенләй икенче төрле ич инде. Ә ир-ат ничек бар — шундый инде ул. Ул тазарырга гына мөмкин.

Мин йөкле вакытта 25 килограмм җыйган идем. Шулай сәүдә үзәгендә йөргәндә, маникюр ясаучы кызга сәлам бирдем, ә ул Илсурга карый. Илсурны күргәч кенә таныды мине. Хәзер дә кешеләр Илсурга карап кына: «Ә, бу бит сез», — дип таный.

Танымагач, киресенчә, яхшы. Мәсәлән, менә мин фитнеска рәхәтләнеп гади кеше кебек йөрим. Ә менә миңа башкача, бармак төртеп карап торсалар, читен булыр иде. Ә болай мине беркем дә танымый, яхшы.

Гаиләдә кем хуҗа?

Читтән караган кешегә гаиләдә лидер Гөлназ кебек. Хәзер дә Гөлназ лидерлыкны үзенә алып, җавап бирә. Илсур «сөйлә-сөйлә» дип кенә утыра.

Илсур:

Төрле очракта төрлечә була инде. Без бергә беренче ел гына яшәмибез, сигезенче ел китте инде, Аллага шөкер. Һәрберебезнең үз урыны бар. Әйе, читтән караганда, Гөлназ янып тора, лидер кебек. Без бер-беребезнең фикерләре белән уртаклашып, киңәшләшеп барабыз.

Хатын-кыз һәрвакытта да алдан чабарга тырыша, гел нәрсәдер җитмәгән кебек, аларга тизрәк, күп кирәк. Бәлки, шул ягы белән ул кайбер әйберләрне тартып, «тибеп» торадыр. Минем бөтен уй-фикерләрем — барысы да башта. Мин уйлаган әйбернең тормышка ашмый калганы юк әле. Мин уйлыйм, Гөлназ тормышка ашыра.

Гөлназ:

Әйе, бик нык актив булганга күрә, мин тыйнак түгел. Сәхнәдә дә күренә ул. Бу хәрәкәтне эшлимме икән, Микрофонны кайсы кулга тотарга икән дип уйлап тормыйм.

«Ярышу — безнең халыкка хас әйбер ул»

Бүген татар эстрадасында дуэтлар байтак. Башкалардан аерылып торыр өчен ниләр эшлисез?

Илсур:

Җиде-сигез ел эчендә дуэтлар саны бик күпкә артты. Нигә шулай? Чөнки дуэтта эшләве җиңел. Бер кешене генә түгел, ә ике кешене танытасың. Гаиләле дуэтларга килгәндә, һәрберсенең үз урыныдыр. Шушы дуэтлардан аерылып торыр өчен бик күп тырышлык кирәк.

Аннан соң конкуренция булган җирдә генә алга китеш, үсеш була ала. Тамашачылар да: «Боларның шушы ягы, икенчеләрнең менә бу ягы ошый», — дип чагыштыра. Җырлап карап, соңыннан төшеп калган парлар да булды.

Гөлназ:

Андыйлар күп тә булды. Әле алдагы елларда чыгачак дуэтлар да бар. Безгә конкуренция булганда эшләве җиңел. Ниндидер этәргеч бирә ул.

Илсур:

Әйе, радионы кабызасың да: «Тәк, боларның яңа җыры чыккан. Безгә яңа җыр кирәк. Тәк, концерт белән чыгып киткәннәр, безгә дә чыгарга кирәк» — дисең.

Ярышумы, көнләшүме, алардан артка калмаска тырышумы — нәрсә бу?

Илсур:

Моны көнләшү белән бутыйлар. Бигрәк тә татарлар арасында. Татар авылларына килеп керәсең, берсенең коймасы, йорты икенчесеннән биегрәк булырга мөмкин — бер-берсеннән көнләшү дигән әйбер. Ярышка чыккан атлар кебек, ниндидер конкурста кебек яшибез. Бу көнләшү түгел, бу безнең менталитет. Татар кешесенең менталитеты. Татар кешесе һәрвакытта да максималист. Аның тормышның бөтен байлыгын татып карыйсы килгән кебек. Ярышу — безнең халыкка хас әйбер ул.

«Актанышта артист яки президент кына туа»

Гөлназның әнисе Светлана Сабирова бик матур җырлый. Илсур, ә синең гаиләдә иҗат кешеләре бармы?

Гөлназ:

Нурсил, әйдә сөйлә.

Нишләп Нурсил?

Гөлназ:

Илсур тугач, әтисе кайткан да: «Әйдә, Нурсил дип кушабыз», — ди икән. Әни: «Нурсил… Бер дә ишеткән юк андый исемне. Бармы соң андый кеше? Күрсәтеп бир, кайда яши андый кеше», — ди икән. Әти: «Әнә, күрше авылда бер алкаш бар инде», — дип әйткән. Аллага шөкер, әниебез кысылып, Илсур дип кушканнар.

Илсур:

Мин үземне матур җырлыйм, яхшы җырчы дип мактый алмыйм. Әйе, Ходайдан биргән моңым бар…

Гөлназ:

Ю-юк… Ничек инде? Беренчедән, ул Актаныштан, «что сез?»… Актанышта нинди кеше туа? Ике төрле генә: йә артист, йә президент.

«Илсурның энесенең җырга сәләте күбрәк»

Илсур:

Әни дә бик матур җырлый. Әти бөтен мәҗлесләрнең йөзек кашы иде дияргәме инде… Бөтен җырны матур итеп җырлап бирә торган иде.

Элек олылар белән өстәл артына утыру дигән әйбер юк иде бит инде. Анда син якын да килә алмыйсың. Алар чыгып киткәч кенә, сиңа калса, барып ашыйсың. Без өстәл астында качып утыра идек. «Җырласаң, өстәлдән берәр нәрсә алып бирәбез», — диләр иде. Урындыкка бастырып җырлаталар да, өстәлдән конфет, йә берәр мандарин кисәге, йә алма алып бирәләр иде.

Аннары бишенче сыйныфта Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә «Әниемнең җылы кочагы» дигән җырны җырладым. Шунда беренче укытучым: «Илсурның җырлаганын белмәдем. Җырлый идемени ул?» — дип шаккаткан иде. Өч ел укытып, минем җырлаганны белмичә дә калган.

Шуннан соң «Йолдызлык» бәйгеләре, алып баручы булып чыгыш ясаулар китте. Тугызынчы сыйныфны бетергәндә сайлау туды. Әтинең мине җырчы итеп күрәсе килде. Әти ферма мөдире булып эшләде. Мал төягән «Камаз»га утыртып киттек. Үзләре Чаллыга кадәр генә бардылар, без Чаллыда төшеп калып Казанга килдек. Мине Казан театр училищесына алмыйбыз дигәннәр иде. «Буең кечкенә», — диделәр. Әти кешесен табып, барып сөйләшеп, укырга кертеп кайтып китте.

Гөлназ:

Илсурның Нәсим исемле бертуган энекәше бар. Ул Төзелеш институтына укырга кергән. Аның җырга-моңга сәләте күбрәк. Ә Илсур нотага эләкмәскә мөмкин. Студиядә яздырганда да башта мин яздырам, аннары минем өстемә генә кушыла. Илсурда темп, ритм дигән әйбер юк. Ул төзелешне күбрәк белә. Нәсим эшкә кергәч, Илсурдан киңәшләр сорады.

Илсур:

Миңа хәзер дә шаяртып: «Сиңа төзелеш өлкәсенә, ә Нәсимгә иҗатка китәсе булган», — диләр.

«Вәт чибәр кыз бу, менә бу минем хатыным булса иде», — дидем»

Гөлназ Азнакайдан, Илсур Актаныштан. Ничек таныштыгыз сез?

Илсур:

Мин Гөлназны белә идем. «Җырлыйк әле» тапшыруының башында һәм ахырында клип бар иде. Бер төркем яшьләр шушы тапшыруның гимнын башкара. Гөлназ «Әйдә, җырлыйк әле», — ди баганага сыланып…

Миңа 15 яшьләр булгандыр инде миңа ул вакытта. Мин телевизордагы кызга гашыйк булып: «Вәт чибәр кыз бу, менә бу минем хатыным булса иде», — дип йөри идем.

Казанга килеп, кинолардагы кебек эзләп йөрмәдем инде. Ә ул тормышта, гомумән, бүтән кеше булып чыкты. Мин аны танымадым да башта. Габделфәт Сафин белән Мәскәүгә концертка автобуста бергә бардык. Күзлек киеп утырган. Кайдадыр күргән дә бар кебек, юк та кебек.

Гөлназ:

Ә без алып баручы Рөстәм Гайзуллин белән сценарий турында сөйләшеп барабыз. Шушы егет карый да карый, карый да карый. Юл буе карап барды. Аннары «Кем соң син? Ә-ә син „Җырлыйк әле“ дән», — дип килеп сорады. Аннан соң Гүзәл Уразовалар төркемендә бергә эшләдек.

Концертлар беткәч, мин Казанга, ул авылга кайтып киттек. «Нәрсә җитми соң миңа?» — дим. «Килдем әле мин Казанга», — ди. Күрештек. Мин аңа тәкъдим ясадым бит инде. «Әйдә, никахлашыйкмы соң?» — мин әйтәм.

Илсур:

«Юк», дисәм матур булмас инде бу, дим. «Ярар» дигән булдым инде. Мин аны сизми дә калдым.

Гөлназ:

Кулны сорарга кайнана да килеп тормады бит. Илсурның кулын сорарга Актанышка үзебез бардык. Ничектер тиз булды ул.

«Улыма „О-ой, бигрәк сөйкемле малай“, — дип язып утырган ир-атны блокка керттем»

Гөлназ, син интригалар яратасың, Инстаграмыңда хейтерларың да бар бугай.

Илсур:

Юри ачуларын чыгарып утыра ул аларның. Гөлназ нәрсә әйткәнен, нәрсә язып, нинди фотография керткәнен аңламыйча да калырга мөмкин. Аннан соң гына мин: «Бу сторисыңны алып ташла. Болай итеп язма», — дим.

Гөлназ:

Мин нәрсә булырга мөмкин икәнен алдан уйламыйм. Әйтик, фотография күрдем — керттем. Илсур: «Алып ат аны, хәзер болай итәчәкләр, тегеләй итәчәкләр», — ди. Нишләп? Инстаграмда үземне нинди бар — шундый итеп күрсәтәм. Анда алдан уйланылган әйберләр бөтенләй юк.

Хейтерларга килгәндә, ачу чыгаручылар бар инде ул, әлбәттә. Аларның да ачуы чыгадыр инде. Язмасалар да ачу чыга. Язсалар, «аха, кеше карый икән», — дисең.

Мин кешеләргә начар язмыйм. Хәтта кара исемлеккә дә керткәнем юк. Минем балаларга карата тискәре комментарий язучыларны гына кертәм. Бер сау-сәламәт ир-ат улыма «О-ой, бигрәк сөйкемле малай», — дип берничә тапкыр язган иде. Соңгы арада педофилия кебек әйберләр бик күп. Менә шундыйларны гына блокка кертәм.

Иң кыйбат клип күпмегә төшкән?

Клипларыгыз үзенчәлекле, башка җырчыларныкына охшамаган. Сценарийны кем яза?

Илсур:

Башка дуэтлардан клипларыбыз белән аерылып торабыздыр инде без. Һәр профессионал үз урынында булырга тиеш дип саныйм. Үзләре үк сценарий уйлап чыгарып, үзләре үк төшерүчеләр дә бар. Ә без бу эшне профессионалларга тапшырырга тырышабыз, акчасын да жәлләмибез.

Клип төшерү хәзер бигрәк тә катлаулы. Багана астына басып җырлар өчен дә гариза язып, рөхсәт алырга кирәк. Иҗатка шундый вак-төяк әйберләр кушылганда, әзрәк күңел дә төшә. Бу әйберләрне үз эшенең осталары белән эшләгәндә җиңеп була.

Сценарий язучылар безгә текстны тапшыргач, мин карап чыгам. «Бу теге кешенең клибында бар иде инде», — дип төзәтәм. Без башка артистларның клипларын күзәтеп барабыз. Кызганыч, күрә торып, башка җырчының клипларын кабатлаучы артистлар бар. Соңгы клипларны карыйсың, сюжет линиясе шундый ук бара. Аның фикере бер булырга мөмкин, ә сюжетны үзгәртергә була бит.

Менә без кабатламаска, урманга чыгып җырламаска тырышабыз, дигәндәй. Нинди дә булса яңа локация, сценарий, идеяләр табарга тырышабыз.

«Шундый көттем» клибы күпмегә төште?

Илсур:

260 меңгә.

Гөлназ:

260 мең ул режиссерлар һәм сценаристлар гонорары гына түгел. Техника, аренда бик күп акча таләп итә. Клипта катнашкан актерларыбыз барысы да дусларча бушка килде.

Илсур:

Клипта студиядә утырган кешеләр, эленеп торган ут, арттагы экран, ул экранны алып килгән такси — бөтен әйбер акчага. Аның сценарийлары, идеясы 60-70 мең тирәсе генәдер.

Татар эстрадасы өчен зур суммамы бу?

Илсур:

«О-о», — диделәр инде. «Мин өч клип төшерер идем бу суммага», — диючеләр дә булды. «Шундый чыгымның мәгънәсе нәрсәдә?» — диючеләр дә булды хәтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100