news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илсур Шәрипҗанов печән җыя: «Җәйнең кадерен беләсегез килсә, эшләгез!»

news_top
Илсур Шәрипҗанов печән җыя: «Җәйнең кадерен беләсегез килсә, эшләгез!»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Актаныш-информ» баш мөхәррире Айнур Гыймадиев абыйлы-энеле Шәрипҗановларның печән алып кайткан мизгелләрен видеога төшереп алган.

«Җәй – урак өсте инде. Печән, җиләк, пиннек җыярга кирәк. Җәйнең кадерен беләсегез килсә, эшләп уздырыгыз, җәегез дә озын тоелыр. Барыгызга да матур җәй телим», – ди Илсур Шәрипҗанов.

«Җәй – авылда хезмәт белән ялны берләштергән иң күңелле вакыт. Шәһәрдә яшәүчеләр нәкъ тә җәй көннәрендә туган якларына кайта, җиләк җыя, бәрәңге чүбен утый, төбенә өя. Әле арада малларга печән чабып, киптереп, лапас түбәләренә тутырып китүчеләр дә бар икән. Мәсәлән, Казанны яулаган артистлар – Шәрипҗановлар.

Илсур Шәрипҗановны белмәгән-күрмәгән, танымаган кеше юктыр. Актаныш районының Чалманарат авылында туып-үскән сүзгә, җырга оста Илсур хатыны Гөлназ белән бик матур концертлар куя, танылган алып баручыларны туйлар, юбилейларда да еш очратабыз. Илсурның энесе Нәсим дә төшеп калганнардан түгел, социаль челтәрдә Казандагы бизнес-яңалыклары белән еш уртаклаша. Менә шул асыл егетләребезнең бүген авылда әниләренә булышып, печән җыеп ятышлары», – дип язалар «Актаныш-информ» сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар