Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның бүген никах көне. Шул уңайдан, алар «Интертат»ка үзләренең никах көннәре турында сөйләде.
«Никах бит инде ул көтелмәгән булды барысы өчен дә, – дип сөйләде Гөлназ. – Шулай килеп чыкты: «Әйдә, ясыйбызмы?» «Әйдә, ясыйбыз». Әзерләнә башладык – күлмәк, яулык, букет ясатып алдым Казаннан. Маршруткада, елый-елый, Азнакайга бардым, минем эшем иде әле. Икенче көнне Илсур, машинасына төяп, казларын, әнисен алып килде…»
«Атарга алып баралармыни... – дип сүзгә кушылды Илсур. – Азнакайга барып җиткәнче, әни драматик фильмнардагы кебек кыяфәттә иде. Фильмнарда була бит – яңгыр ява, төшенке музыка уйный… Әмма ул көнне чалт аяз иде. Көзгедән карыйм – әнинең кәефе төшкән, атарга алып баралармыни! Уйлагандыр инде, борчылгандыр, бу малайга иртә түгел микән әле, әстәгъфирулла, дигәндер».
«Алар әле соңарып килделәр, хәзрәт инде килгән иде, – ди Гөлназ. – Шунда Илсур казларын күтәреп керде. Ул вакытта – 9 ел элек – кафеда уздыру модада түгел иде. Әни дә әнисенә – минем әбигә әйтте: «Мин сезсез булдыра алмыйм». Ике якка да килергә уңай иде Азнакайга, шуңа шунда ясадык. Мул табыннар иде. Хәзрәт үзе никах укыды, үзе тамада иде. Җырлау юк иде ул вакытта, хәзер генә ул шоу. Баян, гармун – атрибут кына булды».