Парлы җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар шушы көннәрдә Башкортстан якларында ял иткән. Гөлназ сүзләренчә, Башкортстанда алар ял итү өчен тагын бер яхшы урын тапкан.
Гөлназ урнаштырган фото, видеолардан күренгәнчә, гаилә белән Гөлназның әнисе Светлана ханым да ял иткән. Бер видеода «теща» белән Илсур Шәрипҗанов бергәләшеп мунчадан «ох-ух» диешеп, җитәкләшеп чыгып килә.
Гөлназ ире белән мунча кергән әнисеннән: «Ну ничек?» – дип сорау бирә.
«Мин исән», – дип җавап бирә кызына мунча себеркесе яфракларына баткан хатын. Аннары: «Әлфия, бар!» – дип кычкыра шундагы тагын бер хатын-кызга. Бу мизгелдә Илсур Шәрипҗанов хәлдән таеп, идәнгә утыра.
Гаилә Караидел районындагы Шамрат авылы янындагы туристик базада булган, Юрүзән елгасында йөзгән.
«Монда тормыш 15 елга артта калган, газ юк. Электр энергиясе беткәндә элемтә дә, су да бетә. Монда алар кирәк тә түгел, без күңел ачтык. Мунча утрауда иде», – дип язган Гөлназ социаль челтәрдә.