Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Сафин: «Озак көтеп алынган улыбыз – Аллаһы Тәгаләнең бүләге»

Мин бәләкәй чакта Илсур Сафинны мыегыннан танып ала идем. Ул аның әллә кайдан «кычкырып» тора: кара чәчле, кара мыеклы, елмайган кешене күрәм икән, димәк, бу – Илсур абый! Еллар үтте... Нихәлләрдә икән дип, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин янына хәл белергә бардым.

news_top_970_100
Илсур Сафин: «Озак көтеп алынган улыбыз – Аллаһы Тәгаләнең бүләге»
Абдул Фархан, Рамил Гали

Баксаң, Илсур абый хәзер мәш килеп җырчылар әзерли икән: баштан Казан дәүләт мәдәният институтында Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге кафедрада укыткан булса, бүгенге көндә «The Road» рок-мәктәбендә вокал дәресләре бирә.

Илсур абыйның иҗади лабораториясе – кабинеты да Казанның үзәгендә – Иске Татар бистәсендә урнашкан. Мондый урында эшләве үзе бер рәхәтлек китерә торгандыр...

Мәктәп бинасын эзләп килгәндә, татар орнаментлары белән бизәлгән өч катлы йортның тәрәзәсеннән Илсур абыйның кулы күренде: «Һәй, монда керегез!» Шулвакыт башка килгән иң беренче уй: «Илсур абый монда яшәп ятамы әллә?» Бинаның эченә кергәч кенә, биредә аренда өчен каралган бүлмәләрнең барлыгы аңлашылды. Шуларның берсе – Илсур абыйның вокал дәресләре бирә торган бүлмәсе иде.

«Кумирым Ренат Ибраһимов иде. Бу турыда үзенә әйткәнем булмады»

– Илсур абый, тормышыгызга музыка кайчан үтеп керде?

– 1962 елның 11 августында Апас районы Югары Балтай авылында тудым. Әткәй механизатор булып эшләде. Машиналарның двигательләрен җыя, ремонтлый иде. Әнкәй колхоз эшендә хезмәт куйды. Икесе дә бакый дөньяда, урыннары оҗмахта булсын. Мине якты дөньяга тудырганнары өчен рәхмәтлемен.

Әнкәйнең яңгыравыклы матур тавышы бар иде, әткәй тальянда да тарта иде. Сәнгатьне аңлый, белә торган гаиләдә үстем. 7нче сыйныфтан җырлый башладым. Беренче тапкыр сәхнәгә 9нчы сыйныфта чыктым. Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган «Туган ягым» җырын башкарган идем. Аннан соң Апас, Буа, Яшел Үзән, Казанда үткәрелгән «Кышкы эстрада» бәйгесендә чыгыш ясап йөрдем.

10нчы сыйныфта укыганда, Урта Балтай авылы клубына чыгыш ясарга җырчы Вафирә Гыйззәтуллина килде. Вафирә апа минем тавышны тыңлап карады. «Энекәш, сиңа консерваториягә керергә кирәк», – дип киңәш бирде.

Үҗәтлек булган микән инде, «консерваториягә керер өчен нинди имтиханнарга әзерләнергә кирәк була» дип, хат язып җибәрдем. Әле дә күз алдымда: консерваториядән хат килеп төште. Ул хатта, шулкадәр пөхтә итеп, рус телендә аңлатып язылган иде. «Уважаемый Ильсур!» – дигәч, шатланганымны күрсәгез...

Җыр дәресләрендә аз-маз ноталарны белсәм дә, ике ел консерватория каршында әзерлек курслары үттем. Мине консерваториянең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов тыңлады.

Нәҗип абый җырчыларны бик тә ярата иде. Мин Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров шигыренә язылган «Туган ягым – Татарстан» җырын җырладым. «Син Ренат Ибраһимов кебек җырлыйсың, – диде ул. – Нинди татар халык җырын беләсең?» – дип тә сорады. «Мәдинәм-гөлкәем», – дидем. Ак рояль артына утырды да, уйнап та җибәрде. Кылтыр-кылтыр килеп басып тордым инде... Егетләрнең тавышы мутацияләнә бит – тональлеге үзгәреп тора. Шулай итеп, тональлекне билгеләп, җырлап күрсәттем. Шунда ук: «Алабыз!» – дип әйтте.

Радиодан җырлар тыңларга ярата идем. Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхәбиев, Мөслим Магомаев, Георг Отсларны тыңлап үстем. Кумирым – Ренат Ибраһимов иде. Ул исән чакта бу хакта үзенә әйткәнем булмады. Ренат абый белән берничә тапкыр сөйләшеп утырганым булды. Ул миңа киңәшләрен биргән иде. Урыны оҗмахта булсын. Бик иртә китте шул.

 

Фото: © Илсур Сафинның шәхси архивыннан

Сүз уңаеннан, беренче тапкыр Ренат абыйны Төзүчеләр мәдәният сараенда (хәзерге «Сәйдәш» мәдәният йорты) консерваториянең дүртенче курсында укыган вакытта күрдем. Зал тулы, ул татар һәм рус телләрендә җырлаган иде. Гитаралары, барабаннары – барысы да тере тавыш иде.

Белмим, җырлау каннан килде микән, геннарда булды микән... Балачактан ук татар һәм рус җырчыларына мәхәббәт уянган иде. «Син татар булгач, руслар сиңа нәрсәгә», – дип тә әйтүчеләр булды. Минем иҗатымда һәрвакыт ике дәүләт теле – татар һәм рус телендә туган ягыма, Казаныбыз, Татарстаныбызга, сөйгән ярга мәхәббәт темаларына җырлар яңгырый.

Шулай итеп, 1980 елда Казан дәүләт консерваториясенә Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классына укырга кердем. Әлфия апа 10 еллап опера театрында җырлады. Без аны «икенче әнкәй» дип йөртә идек. Бик итагатьле, ярдәмчел ханым булды. Безне үзенең баласы итеп күрде.

7 сентябрьдә туган көне булды, каберенә бардым, чәчәкләр куйдым. Мин аның белән үземчә сөйләшкәндәй булам. «Сезнең яшькә җитеп барабыз, үзебезнең осталыкны яшьләргә бирергә тырышабыз», – дим. Авылга кайткач, әткәй-әнкәйнең каберләрен күрмичә китмим.

Авылда нигез йортны саклап калдык. Бертуган апам Саймә Сафина Марс җизни белән ике бала үстерделәр (Марс җизни ике ел элек бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын), кызлары Раилә – Казанда, уллары Рамил авылда яши. Олы абыем Мансур Сафин гаиләсе белән Яшел Үзәндә тора, ул да гаиләсе белән нигез йортыбызга кайтып килә. Апа кайткан саен: «Зиратка бардыңмы?» – дип сорый, ә мин аңа һәрчак: «Әти әйтте: «Улым, сиңа хәзер 60 яшь. Бер 40-50 елдан соң килсәң әйбәт булыр әле», – диде, дим, шаярып. Авыл табигатен дә сеңдереп үстем мин.

«Безнең чорда ниндидер җылылык бар иде»

– Җырчылар үзен бәйге-фестивальләрдә сыный, шулар аша танылалар да әле.

– Элек Спорт сараенда «Татар җыры» конкурсы уза иде. Аның масштаблыгын күрсәң! Телевидениегә төшерәләр иде аны. Жюрида Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиевалар утыра иде. Беренче тапкыр 1989 елда катнашып карадым, диплом гына алдым.

1991 елда катнаштым, шулай ук диплом гына бирделәр. Бәйгенең икенче туры «Ленин» мәдәният үзәгендә үткәрелгән иде, мин «Соңлама» дигән җырны башкардым. Хәтта жюри әгъзалары да басып кул чапты. Бәйгенең өченче турында Рөстәм Яхинның «Күңелем өзгәләнгән минутларда» романсын һәм бер эстрада җырын башкардым. Дөресен әйтим, чыгыш вакытында микрофонның чыбыгы өзелде, җырны микрофонсыз гына башкарырга туры килде. Шуңадырмы, тагын дипломлы гына булып калдым. Шулай тиеш булгандыр инде ул, димәк, вакыты җитмәгән булган. 1993 елда, Аллага шөкер, лауреат булдым, төсле телевизор бүләк иттеләр.

Безнең буын бик көчле җырчыларга бай иде: Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Асаф Вәлиев, Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазиннар һ.б. чоры иде ул. Эстраданың чәчәк аткан чагы. Безнең чорда ниндидер җылылык бар иде. Хәзерге заманда каты утлар, прожекторлар яктырталар, ул вакытта алай ук түгел иде. Җырларны тере тавышка, оркестрга кушылып башкара идек.

 

Фото: © Рамил Гали

1990 елда Салих Сәйдәшев конкурсында «Әдрән диңгез»не башкарып, икенче урын алдым. 2002 елда «Татарстанның атказанган артисты» дәрәҗәсенә ирештем. Татар дәүләт филармониясендә 10 ел эшләдем, без төрле заводларга барып, «кызыл почмак»ларда лекция-концертлар куя идек. Төшке аш вакытында завод эшчеләре безне рәхәтләнеп тыңлый иде. Бу бит, чыннан да, тәрбияләү булган! Без бит анда шырдый-бырдый җырлар җырлап йөрмәдек. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларны җырладык. Менә бу, ичмасам, «агарту» иде! Ә хәзер нәрсә? Җыр бит ул яшәргә дә, эшләргә дә, җиңәргә дә этәрергә тиеш.

2005 елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты деканы Фирдания Садриева (урыны оҗмахта булсын) мине эстрада бүлегенә вокал укытучысы булып эшләргә чакырды. Яшь егет-кызларга вокал дәресләре бирдем, 14 ел буе шунда эшләдем. Марат Фәйрушин, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Әбри Хәбриев, Әлфис Галиуллин, Айдар Әгъләмов, Фәнил Галиуллин, Нәфисә Назарова, Алмаз Сафин, Илгиз Хәсәншин, Рафил Җәләлиев һ.б.– минем горурланырлык шәкертләрем. Аларның сәхнәдә үз урыннары бар, шәкертләремне күзәтеп торам.

 

Фото: © Илсур Сафинның шәхси архивыннан

«Үзешчәннәр белән профессионалларны бутамасыннар иде»

– Илсур абый, эстраданың хәзерге хәле турында да фикерегезне ишетәсе килә...

– Ата-ана баласының һәрчак профессиональ белем алуын тели. Шулай кирәк тә ул. Урамнан кергән кеше авыруга операция ясый алмый бит, шуның кебек үк, укытучылар да чын профессионал булырга тиеш, урамнан кергән кеше балаларны укыта алмый. Ә ни өчен урамнан кереп, бернинди белеме булмаган кешеләр, акчасын түләп, сәхнәгә чыга? Нигә шулай ул? Белмим, гаделсезлек кенә түгел бу...

Элек үзешчәннәр һәм профессионаллар бар иде. Алар аерым булды. Хәзер бөтенесен бутап бетерделәр. Профессионаллар аерым булырга тиеш бит инде, чөнки алар белем алган!

Миңа урам малаен алып килсәгез, мин аның белән сәнгать турында нәрсә сөйләшә алам инде? Сәхнәдән ул бер-ике җыр җырлый да, кул чаба да, «брат, син яхшы җырлыйсың, давай-давай» дип акыра. Җанкисәгем, җырчы булсаң, син Салих Сәйдәшевне дә, аның традицияләрен дә белергә тиешсең. Бөтен иҗат әһеленең туган көннәрен белеп бетереп булмый, әмма син татар халкының нинди композиторлары, нинди җырчылары булганлыгын абайларга тиеш.

Татар музыкаль каналлары бар. Гафу итегез, әмма анда җырчының тавышын компьютерга салып «тарттырып» җырлаталар. Әллә нинди мин белмәгән кешеләр бар анда. Үзешчәннәр белән профессионалларны бутамасыннар иде, бу хакта күпме әйткәнем булды. Аерым – профессионаллар концертын, аерым үзешчәннәр концертын күрсәтсеннәр. Акчасы булганнар акча түләп җыр яздыра, клип төшерә дә ротациягә бирә. Миңа да, җырларны ротациягә куярга тәкъдим итеп, шалтыратып сораганнары булды. «Акчам бар, түли дә алам, әмма шулар арасына кереп кысыласым килми», – дим.

Бөтен җирдә дә профессиональлек булсын иде. Сәхнәне җиңел урын дип беләләрме икән соң? Сәхнәдә курчак булып киенеп җырлаган кызны яныма утыртсалар, мин аңа әдәбият-сәнгать тарихы өлкәсеннән сораулар яудырыр идем. Ул бернәрсә белмәячәк дип уйлыйм. Һәр кеше үзенең осталыгы буенча гына шөгыльләнсен иде. Әгәр дә шулай булмаса, күп нәрсә бетәчәк. Булган нәрсәне бетерү – бик тиз, ә башлап җибәрергә, булдырырга бик кыен. Моны мин генә түгел, даһи кешеләр, галимнәр дә әйтә.

 

Фото: © Рамил Гали

Без укыганда белем бирү системасы бик яхшы иде. Совет чорында белем алган булсак та, компьютерларга да җайлаштык, заманнан артта калмыйбыз. Без укыган чакта мәктәптә нинди төпле белем бирелгән икән. Сәхнәдә белемле яшьләр булганын телим. Татарстаныбызга белемле яшьләр кирәк. Алар тарихны да, телне дә, географияне дә, туган нигезне дә белсен иде. Хәзерге заман җырларын да, классик әсәрләрне дә белсеннәр, ретро җырларны да онытмасыннар иде.

1990 елларда балаларга тәрбия җитмәде. 90нчы еллар – коточкыч еллар иде. Без ничек исән калганбыздыр, белмим.

– Авыл яшәткәндер.

– Совет чорында алган белем, гаилә, әткәй-әнкәй сүзе йогынты ясагандыр.

Шагыйрь Шәүкәт абый Галиевның сүзләрен әйтәсем килә: «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел». Бу дөньяда кешелекле булып калырга кирәк. Байлык, байлык дип, күзебезне акайтып дөнья куарга кирәкми. Кызып янган учак бик тиз сүнә. Бераз гына яшәргә дә өлгереп калырга кирәк! Балаларны, оныкларны үстереп...

«Улыбыз Руслан – озак көтеп алынган бердәнбер балабыз»

– Гаиләгез?

– Лалә исемле хатыным бар, «Болгар» радиосында өлкән менеджер булып эшли. Улыбыз Руслан алтынчы сыйныфта укый. Балабызны 14 ел көттек. Бөтен нәрсәне сөйли алмыйм, сөйләсәм, шартлыйсың ич (елмая).

 

Фото: © Илсур Сафинның шәхси архивыннан

– Улыгыз тугач нинди хисләр кичердегез соң?

– Улым 2010 елның 30 декабрендә туды. Тууга ук елмаеп җибәрде. Улыбыз – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. 1 декабрь иртәсе һич тә онытылмый: Русланга 11 ай иде, кухняда чәй эчеп утырганда, Русланыбыз мүкәли башлады. Башка балалар кебек үк уйнарга ярата иде, 2-3 яшендә үк дөньяны танып белә башлады. Су кайдан килә икән дип, торбаларны эзләп йөри иде (шуннан су агып чыга бит), ике яшь тулгач, бергәләп, Абхазия якларына диңгезгә ял итәргә бардык. Диңгезне күргәч, күзе шар булды. Балалар бакчасыннан алып кайта идем дә, бергәләп эремчек, йогуртлар, җиләк-җимешләр ашый идек. Кадерле мизгелләр бер дә онытылмый.

Васильево бистәсендә 5-6 сутый җир алып, җыйнак кына йорт һәм мунча салып куйдык, Аллага шөкер. Хәзерге вакытта бакчабызда гаилә белән эшлибез дә, ял да итәбез.

– Үзегезне бәхетле әти дип әйтә аласыз, димәк?

– Әлбәттә. Кайбер кеше аңламый, ничек син хатыныңнан китмәдең, диләр. Кителмәгән инде.

Русланыбыз 42 размерлы аяк киеме кия. Безнең токым икән инде, дим. Йөзүгә, гитара түгәрәгенә йөри, тарихны яратып өйрәнә. Тарихтан белмәгән нәрсәләрне актарып, карап утыра.

Эшем бар, бакчабыз бар, авылда нигез йортыбыз тора. Сатмыйбыз да. Кайтып-китеп йөрибез. Җирне яратам.

Минем әткәй белән әнкәй бергә 52 ел яшәделәр, бер-бер артлы китеп бардылар. Әткәй әнкәйгә «җаным» дип дәшә иде, аның каравы, «савыт-саба да шалтырамыйча тормады». Әти-әниеңнең мөнәсәбәте безгә үрнәк булды, яшь барган саен, бер-береңә җылылык арта икән ул.

«Илсур Сафин дигән кеше бар иде, дип искә алсалар – үзе бер бәхет»

– Илсур абый, Сезнең быел юбилеегыз. 60 яшь. Концертлар куя торгансыздыр. Кемнәрне чакырдыгыз? Килергә ризалаштылармы?

– Мин үз гомеремдә Казанда 58 концерт куйдым. Концертларымның үзенчәлеге – ике телдә булуында.

60 яшьлек юбилей концертыма шәкертләремне җыярга уйладым. Кем икәнен әйтмим, бер шәкертемә: «Бер җыр җырлап китәрсең әле», – дигән идем. «Илсур абый, күпме түлисең?» – дип сорады. «Рәхмәт, пока-пока», – дидем.

Нишлим соң инде? Түли дә алам мин аны. Мин аларны укыттым, әле бит аларны кабул итү комиссиясендә алып калган идем. Салават «алмыйбыз, алмыйбыз» дип торганда. Үзем алдырттым, үземдә укыдылар, кеше булдылар. Шуңа күрә тәрбия гаиләдән, мәктәптән, җәмгыятьтән килә инде ул. Телевидение, радио, Интернет бик зур роль уйный. Бераз гына шул чаралардан да тәрбия булсын иде. Кешенең гомере бик кыска, яшьлек чорын да бик яхшы аңлыйм: үзем дә яшь булдым, студент булдым, уйныйсы, йоклыйсы килә һ.б. Әмма кеше үзенең кайдан чыкканын белергә тиеш бит инде?

Юбилей концертым туган ягым Апаста 30 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә, 20 октябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә була. Концертымны «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе төшерергә тиеш. Илдар Кыямов белән Эльза Әхмәтҗанова алып барачак. Концерт дүрт этапта барачак: татар халык җырлары, классик әсәрләр, ретро җырлар һәм автор җырларын башкарачакмын. Һәр җырга видео әзерләдек. Баянга да берәр җыр җырлап карарга уйлыйм. Үземнән соң азмы-күпме мирас калдырасым килә, мин киткәч тә, радиоларда җырларым яңгыраса, «Илсур Сафин дигән кеше бар иде» дип искә алсалар – үзе бер бәхет.

50 яшьлек юбилей концертына мин Зөфәр Хәйретдинов, Георгий Ибушев, Римма Ибраһимова, Фердинанд Сәлахов, Лидия Әхмәтованы чакырган идем. Үзләренең юбилейлары булды – мине чакырмадылар. Мин бик каты борчылам моңа. Фердинандның 65 яшьлек юбилее булган иде, нигә мине чакырмаска? Георгий Ибушевныкы, Зөфәр Хәйретдиновныкы булды, нигә мине чакырмаска? Зөфәрнең җырын да җырлыйм әле мин. Шуңа күрә быел берсен дә чакырмыйм. Аңламый торган кешеләр дә бар инде ул, барыбер яхшылык начарлыкны җиңә.

Үзем дә килеп җырлап китә алам, чакырсыннар гына. Шәкертләремнән Марат Фәйрушин, Рафил Җәләлиев, Нәфисә Назарова, Әлфис Галиуллин һ.б. килә. «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

«Илсур Хөснетдиновның яхшылыклары күп булды: миңа 10 фонограмма эшләтер өчен 3000 сум биргән иде!»

– Эстрадада Илсурлар берничәү. Шуларның берсе – Илсур Хөснетдинов – күптән түгел китеп барды...

– Бик кызыклы шәхес иде ул. Композитор, аранжировщик Вадим Усмановны хөрмәт итте. Ул аңа студияләр дә ясап биргән иде. Гомумән, җырчыларны хөрмәт итә иде ул. Мин ул оештырган Салмачы авылындагы Сабантуйда җырладым, ул миңа хәтта 10 фонограмма эшләтер өчен 3000 сум акча да бирде. Бик зур акча иде ул!

Ул вакытта Илсур абый бик «текә», депутат иде бит... Өченче ел гына аның белән кибеттә очрашкан идек. Әйбәт йөри иде әле.

Молодец кеше иде. Сабантуйлары гөрләп уза иде, ул мактауга лаеклы кеше булды. Урыны оҗмахта булсын.

– Хушлашу мәрасимендә бер җырчы да юк иде.

– Аның үлемен ишетмичә калдым, телевизордан да әйтүче булмады. Соңлап кына белдем. Белгән булсам, хушлашырга бара идем.

– Тагын бер Илсур турында да сорыйм әле. ИлСаф белән бутаганнары булдымы?

– Кайвакыт бутый иделәр. Безнең репертуарлар аерыла. Әйтеп үткәнемчә, минем концерт программасы ике телдә бара. Монда куркыныч әйбер күрмим, яхшы гына бит инде: эстрадада – ике Илсур Сафин! Мин – консерватория, ул аграр институтын бетергән. Һәр кешенең үзенең таланты, репертуары бар.

«Бу дөньядан киткәннәрнең җырларын җырласак, ул аларга дога гына булып бара»

– Авторлык хокукларын сатып алып, аны башка җырчыларга башкарырга тыюга ничек карыйсыз?

– Мин дә үземнең репертуардагы җырымның хокукларын сатып алдым. «Гомер уртасы» дип атала. Аның бәясе аз иде, дусларча гына... Монда куркырлык әйбер күрмим. Тагын бер-ике җырымның авторлык хокукларын үземә сатып алдым.

– Сез сатып алгач, аларны башка кеше җырлый алмый, димәк?

– Абсолютно. Җырламасыннар... И-й, җырласалар да, миңа димәгәе, әллә нишләсеннәр. Җырны җырлаган саен, ул ныграк истә калачак. Классиканы, татар халык җырларын җырлыйбыз бит, Аллага шөкер. Җыр күңелгә бара икән, әгәр дә артист аны үзенең эчке дөньясына ала икән, ул җырланырга тиеш. Бу дөньядан киткәннәрнең җырларын җырласак, ул аларга дога гына булып бара. Мин ул җырларны «әдәбият-сәнгатьтә кайнаган татар халкының йөзек кашлары» дип тә әйтеп куям. Сораулар бар инде ул, бөтенесенә дә ачык җавап биреп бетереп булмый. Мин – турысын әйтә торган кеше, нишлим соң?

– Сезгә аяк чалучылар булдымы?

– Алдаучылар гына булды. Мин – бик нык ышанучан кеше. Фатир ягыннан да, аппаратура ягыннан да берничә тапкыр алдаганнары булды. Яхшы кешеләргә рәхмәтле генә мин.

Гомумән, миңа булышкан, хөрмәт итеп караган кешеләргә бик рәхмәтлемен. Нәрсә генә сөйләсәләр дә, мин барыбер – Илсур Сафин. Кибеттәге яки базардагы кешеләр минем турында нәрсә генә сөйләсәләр дә – әйтсеннәр, әйтә бирсеннәр. «Әй, тагын фикерен әйтергә чыкты инде», – диючеләр бар. Һәр кешенең үз фикере булырга тиеш, мин бит үз фикеремне беркемгә дә такмыйм. Әйтеп кенә китәм. Фикерең булганда гына эшең бара. Минем – үземнең юлым, аларның үзләренең юлы бар. Гаилә, сәнгать, эш буенча да.

– Нинди үкенечегез бар?

– ТАССРның 100 еллыгы булды. Шуны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алмадылар бит, шуңа күңелем әрни. Өч мәйданчык эшләргә кирәк иде. Ни өчен икәнен аңлатам: әдәбият-сәнгать өлкәсендә татар халкы бик бай – җырчылар, актерлар, артистлар, шагыйрьләр, композиторлар һ.б. 100 ел эчендә кем генә тумаган да, нинди генә әсәрләр иҗат ителмәгән, кем генә чыгыш ясамаган. Бер сүз белән генә әйткәндә, Татарстанның юбилеенда яшьләргә – бер, урта буынга – бер, өлкән буынга бер мәйданчык оештырырга була иде. Гафу ит, акчасы да кирәкми иде. Шуны телевидениегә төшереп, бөтен илгә чыгарып, танытып булыр иде. Бер-ике сикерә торган җырчыларны гына чыгардылар да, бетте-китте.

Тапшырулар, чаралар булды, бик күп булды. Пандемия вакытына да туры килде, анысы да чикләр керткәндер.

Кыскасы, Татарстанның 100 еллыгы гөрләп узарга тиеш иде. Кем өчендер гөрләп узды, ә бит аны бөтен артистны чакыртып, зурлап ясап була иде. Менә шул.

«Чын-чынлап иҗат белән шөгыльләнәсең икән, музыкага бөтен гомереңне, эчке дөньяңны бирергә кирәк»

– Сезгә игътибар бармы, Илсур абый?

– Мин шундый кеше инде: байлыкка кызыкмадым. Әле дә яшим. Алтмышка җиттем. Гел туры юлдан гына бармыйсың. Атның да аягы, кайвакыт, талпынып, таеп китә. Минем дә егылган-егылмаган вакытлар булгандыр. Үзеңнең ялгышыңны үзең таный белсәң, шуннан да зуррак мәгънә юк тормышта. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый.

Аллаһы Тәгалә маңгаебызга нәрсә язган – шул булачак. Хөрмәт итеп килүеңә рәхмәт. Кайбыч, Кама Тамагы башлыклары белән сөйләштем. Концерт куярга чакырдылар. Шулай чакыргач, күңелләр әллә нишләп китә бит ул, Зилә. Яшисе килеп китә, тагын да иҗат итәсе килә. Яшьләргә тәрбия җитеп бетми, дип әйтер идем. Безгә бит кайвакыт бер шалтырату да җитә.

Шунысын да әйтим: ялагайлана дип әйтмәсеннәр, яхшы җитәкчеләребез дә бар. Беренче Президентыбыз – Минтимер Шәймиев миңа атказанган, халык артисты исемнәрен бирде, шулай ук Камил Исхаков белән бергә фатир да бүләк итте ул миңа. Яңа гасырны яңа фатирда каршы алдык. Рәхмәтлемен. 50 яшьлегемә Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк итте. Анысын да әйтеп китим әле, халык белеп торсын.

Татарстаныбыз сәяси, мәдәни, икътисади яктан алда бара. Кешенең яшәү рәвеше тагын да бераз җиңелрәк булса иде. Чын профессионалларга, өлкәннәргә, урта буынга, яшьләргә караш тагын да җылырак булсын иде. Яшьләр белем алырга, яхшы эш урыны табарга, гаилә төзергә, балалар табарга тиеш, чөнки алар – безнең киләчәгебез. Алган белемне, осталыкны, тәҗрибәне яшьләргә тапшырасы иде.

– Улыгыз Сезнең иҗат юлыгызны дәвам итәрме?

– Дөньяда яшәү җиңелрәк булсын өчен, тормышта техника өлкәсендәге һөнәр кирәк. Музыка белән кызыксыну хобби гына булып калсын, дим. Улым хәзерге вакытта 183 нче гимназиядә укый. Аның ишетү сәләте бар, кайвакыт минем белән җырлап ала. Әгәр син чын-чынлап иҗат белән шөгыльләнәсең икән, бөтен гомереңне, эчке дөньяңны бирергә кирәк. «Мин җырлыйм!» – дип кенә сикереп йөреп булмый. «Музыкант булам» дисәң, музыка өлкәсендә бөтен нечкәлекләрне белергә тиешсең. Укыту, сәхнә, җыр, репертуар ягын да сайлый белергә тиешсең. Хәзерге яшьләргә мин хөрмәт белән карыйм. Тавышлылары да бар, Аллага шөкер.

«Татар булыйк, белемле, динле булыйк!»

...Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, мин дә – татарның бер баласы. Татар булыйк, белемле, динле булыйк, рухи байлыкны онытмыйк. Рухи байлыгыбыз, динебез, телебез булганда, без беркайчан да бетмәячәкбез. «Татар бетә, татар бетә», – дип әйтәләр. Бөтенесен дә карап, тыңлап барам. Хәбәрләр дә тыңлыйм, газета да укыйм. 1000 елдан артык инде без һаман да үзебезнең барлыкны исбатлап, дәлилләп киләбез. Нинди генә масштабка чыкмадык.

Без бит күп очракта «туган җир», «туган туфрак» дигән сүзләрнең никадәр изге икәнен аңлап бетермибез. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безне әткәй-әнкәй тудырган дөньяга килгәнбез. Туган як, әткәй, әнкәй безне зур дөньяга чыгарып җибәргән. Ходаема, әткәй-әнкәйгә, туган җиремә бик рәхмәтлемен.

  • Сафин Илсур Кариб улы – Татарстаның халык артисты, җырчы, ЮНЕСКО профессоры. 1962 елның 11 августында Татарстан Республикасы Апас районының Югары Балтай авылында туган.
  • 1980 елда Казан дәүләт консерваториясенә вокал классы буенча укырга керә (педагог – Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Халык артисткасы, доцент Әлфия Заһидуллина). 1989 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.
  • 1989 елдан башлап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең опера-камера бүлеге солисты буларак, хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә.
  • 2005 – 2018 елларда Казан дәүләт мәдәният академиясенең театр, кино һәм телевидение институтының татар театр эстрадасы кафедрасы өлкән мөгаллиме булып эшли.
  • Бүгенге көндә «The Road» рок мәктәбендә вокал дәресләре укыта.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100