Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортазаның якын дусты вафат булган: «Күпме гомерләр коткарган кеше бит ул...»

news_top_970_100
Илсур Мортазаның якын дусты вафат булган: «Күпме гомерләр коткарган кеше бит ул...»
https://vk.com/id193723487

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза «ВКонтакте» челтәрендә авыр хәбәрен җиткерә – япь-яшь килеш якын дусты вафат булган.

«Тагын бер дустыбыз китеп барды! Талантлы табиб, искиткеч киң күңелле кеше Җаббаров Фирдүс Фәнис улы вафат булды. Кем уйлаган 53 яше дә тулмаган килеш, тормышка зур планнар тоткан дустыбыз кинәт кенә безне ташлап китәр дип!

Күпме гомерләр коткарган кеше бит ул. Ә үзен алып кала алмадылар. Ул чирне безнең тел белән аңлатып бирә белүе белән аерылып торды. Гомумән талантлы кеше иде! Кызганыч, нинди генә сүзләр әйтсәк тә, кире кайтарып булмый шул...

Дустыбыз Фирдүс туган авылында – Буа районының Толымбай авылында җирләнде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Иманым камил – аның урыны оҗмах түрләрендә булыр, Аллаһы бирсә! Күпме озак яшәсәң дә югалтуларга күнегеп булмый. Хәзер безгә Фирдүссез яшәргә өйрәнергә кирәк булачак!» – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100