Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Мортаза: «Утыз еллык тәҗрибәм була торып...»

news_top_970_100
Илсур Мортаза: «Утыз еллык тәҗрибәм була торып...»
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза узып киткән иҗат кичәсеннән соң ВКонтакте сәхифәсендә хис-кичерешләре белән бүлешкән. Шул рәвешле ул тамашада катнашучыларга, аны оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдергән.

«Ниһаять, 18 апрельдәге «Язгы мәлдә – язгы моң» тамашабызны үткәреп җибәрдек. Утыз еллык артистлык тәҗрибәм була торып, моңарчы булмаганча дәрәҗәдә үтте ул. Барысы да агылып кына барды. Бик талантлы яшьләребез сөендерделәр, татар җыр сәнгатенең киләчәге бар икәненә инандым. Тагын шунсы сөенечле, туганлык һәм дуслык җепләрен ныгыттык. Безне ихтирам итеп килгән артистлар алдында баш иясем килә! Бик тә җаваплы итеп карадылар барысы да бу тамашага, төрле буын артистларының матур бәйләнеше булды.

Күптәнге дустыбыз Гөлүсә Ахунова белән алып бардык. Сценарий алдан язылган булса да, импровизацияләп алып бардык. Җиңел кеше ул Гөлүсә, фикерләребез тәңгәл килеп барды, үзенә дә «әле ярый сине чакырганбыз» дидем.

Тамашада бер генә дә ялгыш рәвештә килеп эләккән кеше юк иде, барысы да я талант дәрәҗәсе, я күптәнге иҗади бәйләнеш булу аркасында. Тамашаны бертуган абыем, Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин чыгышы белән тәмамларга теләгән идек. Ләкин аның ерак юлга китәсе булу сәбәпле, сәхнәгә иртәрәк чыкты. Аның каравы, беренче бүлекне шәп итеп, югары дәрәҗәдә аның чыгышы белән тәмамладык. Ә тамашаны Мәүлидәнең (хатыны – авт.) үзе язган «Яулык сайлыйм» дигән җырын улыбыз Роберт Мортазин белән бергә башкаруларыннан башладык...

Тамашачылар беренче җырдан башлап көчле алкышлар өермәсен ахырга кадәр дәвам иттеләр, чәчәкләре дә мул иде. Тамашачы дигәннән, авылдашларым җыелып килгәннәр, буш кул белән дә килмәгәннәр, күчтәнәчләре һәм матур теләкләре белән. Ерак Нижгар ягыннан килгән тамашачыларыбыз да бар иде, шулай ук Мәүлидәнең авылдашлары.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның килеп чыгуы зур җанлылык өстәде кичәбезгә. Тавыш, моң, килеш-килбәт барысы да үзендә! Рәфинә Гәниуллина һәм Рәзил Камаловлар безнең 25 ел элек язган «Куркам синең сөюеңнән» дигән җырыбызга матур, яңа гомер бирделәр. Рәзил безгә: «Тагын 25 елга җитәрлек булыр дип ышанасы килә!» – диде. Нурзадә үзенең ихласлыгы белән тамашачыны кулга алды. Ә инде гаилә дусларыбыз, «Айфара» төркеменең экс-солисты Рамай һәм Назлыгөл килгән халыкны матур яшьлеккә алып кайттылар, үземнең дә тәннәрем чемердәде.

Икенче бүлкене башлаганда мондый юллар да яңгырады.

Әй бу гомер, татлы да соң,

Бер генә дә яшәп туйдырмый.

Авырлыклар аша сөенечләр,

Сыный, ләкин бер дә ардырмый.

Ах бу гомер, бик тиз үтә,

Күп хыяллар кала үтәлми.

Яшьлегемә, үткәнемә кабат,

Кайта алмам бүтән мин.

Эй син, кырыс язмыш юлы,

Үсендерү һич тә бирмәдең.

Рәхмәт! Иҗатыма сәләт биреп,

Рәхмәт, мине ким-хур итмәдең!

Икенче бүлекне дә Мәүлидә үзе матур итеп башлап җибәрде, улыбыз Роберт дәвам итте. Талантлы балаң булу - сөенеч икән шул.

Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан һәм Гөлүсә Шаһбан да искиткеч ямь һәм тәм өстәделәр безнең тамашага. Лилия Хәйруллина әтисе белән әнисеенән күчкән мөлаемлелек һәм таланты белән матур чыгыш ясады, безнең җырларны күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлады. Ә инде Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова исә бөтеләй күзләрне чагылдырылык итеп бизәде сәхнә түрен!

Яшьләргә әйләнеп кайтсак, «Ямьле» триосы чынлап та ямьлеләр иде. «АкБулат» чын мәгънәсендә талант иясе, зур дәрәҗәдәге иҗатта икәнлеген дәлилләде. «Яңа йолдыз» проекты финалисты Самат чын татар моңының үрнәкләрен күрсәтте. Мәскәүдән килгән яшь кызыбыз Алсу Хәсәнова зур сәхнәгә тәүге адымнарын атлауга карамастан, үзенә генә хас тавышы белән тамашачының күңелендә матур эз калдырды.

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовның чыгуы гына ни тора, ул чынлап та татар артисты нинди булырга тиешлекнең үрнәге. Бу бәхет түгелме, шундый яхшы дусларың белән күркәм тамашачы алдында чыгыш ясау? Чыгыш ясаучы дусларыбыз бик күп матур теләкләрен, безнең казанышларга сөенүләрен әйттеләр. Рәхмәт Ходайга, тамашабызны нәкъ тиешле дәрәҗәдә үткәрү юлын күрсәткәнгә. Аннан шуны ассызыклап үтәсем килә, Мәүлидәнең тырышлыгы, киеренкелеге булмаса, әлеге тамаша оеша алмас иде, чынлап та зур теләк таулар күчерә! Без бары белән дә кәнәгать!» – дип тәфсилләп барысын да бәйнә-бәйнә язган автор-башкаручы.

Кыскасы, концертның төп кешесе шәхсән үзе, үз күзлегеннән репортаж тудырган. Сәхнә артындагы фотолар белән дә уртаклашкан.

«Концертка барып утырып кайткан кебек булды бу, рәхмәт», «Бик рәхәтләнеп карадык. Кул чаба-чаба уч табаннары икенче көнне дә янып торды... Бер китеге генә калды, ахырдан, Илсур, Мәүлидә, сезнең белән фотога төшәсебез килгән иде. Вакытыгыз булмады, ахры. Алай да аптырап калмадык, улыгыз Робертны эләктереп алдык та төштек фотога. Барыбер сезнең кан бит инде...», «Хезмәтенә күрә – хөрмәте, диләр. Тамашачының сезне шулай зурлавын күрү безнең өчен дә зур куаныч иде. Иҗат чишмәгез саекмасын, матур җырларыгыз тагын дөнья күрсен», «Бик күркәм тамаша булган. Соңгысы булмасын, тагын да дәртләнеп иҗат итегез»,– дип изге теләкләрен ирештергән артистның тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100